Логотип «Мәйдан» журналы

2016 елгы Олимпиада тәмам. Россия җыелмасы дүртенче урында

"Олимпиада-2016"да барлык ярышлар да бетте.Гомумзачетта АКШ җыелмасы командасы беренче урында. Риодагы уеннарда алар 121 медаль яулады: 46 алтын, 37 көмеш, 38 бронза.Икенче урын Бөекбританиядә: аларда...



"Олимпиада-2016"да барлык ярышлар да бетте.




hnvXgWqr-580
Гомумзачетта АКШ җыелмасы командасы беренче урында. Риодагы уеннарда алар 121 медаль яулады: 46 алтын, 37 көмеш, 38 бронза.
Икенче урын Бөекбританиядә: аларда 67 медаль. Британиялеләр 27 алтын, 23 көмеш һәм 17 бронза медаль алдылар.
Иң көчлеләр өчлеген Кытай 70 медале белән япты. Бүләкләр саны белән алар Бөекбританияне узып китсә дә, алтыннары әзрәк булу сәбәпле, өченче урынга калдылар. Кытайлыларда 26 алтын һәм бронза, 18 көмеш медаль.
Россия җыелма командасы Риодагы олимпиадада 56 бүләк яулап, дүртенче урында булды. Россиялеләрдә 19 алтын, 18 көмеш һәм 19 бронза медаль.
Бу уеннарда Россиягә соңгы медальне боксчы Миша Алоян китерде: ул 52 кг гәүдә авырлыгындагы бокс ярышларында көмеш призер булды.

 
 
Чыганак: http://www.rosbalt.ru

Комментарийлар