
Евросоюздагы 16 яше тулмаганнарга социаль челтәрдән файдалану өчен әти-әнисенең рөхсәт язуы кирәк булачак. Интернет аша кешенең яшен ачыклау авыр булганга күрә, социаль челтәр хуҗаларының эше катлауланачак. Әлегә аның ничек башкарылачагы хәбәр ителми. Ә менә таләпне үтәмәүче социаль челтәр хуҗалары үзенең дөнья әйләнешеннән 4 % сум күләмдә штрафка тартылачак.
Россиядәге тыюларга килгәндә, күптән түгел депутатлар әти-әниләргә балигъ булмаган балаларының социаль челтәрдәге аккаунтларына керү юлын ачуны булдыруны тәкъдим итте.
Комментарийлар