Логотип «Мәйдан» журналы

16 январь — Мөнир Вафинның туган көне!

Бүген Башкортстан һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, шагыйрь, журналист, публицист, «Тулпар» журналының шигърият, сәнгать һәм сатира-юмор бүлеге мөхәррире Мөнир Мәхмүт улы Вафинның туган көне!...

Бүген Башкортстан һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы, шагыйрь, журналист, публицист, «Тулпар» журналының шигърият, сәнгать һәм сатира-юмор бүлеге мөхәррире Мөнир Мәхмүт улы Вафинның туган көне!



Чын күңелдән каләмдәшебезне котлыйбыз! Исәнлек-саулык, иҗатыгызда зур уңышлар, кайгы-хәсрәтсез озын, тигез, бәхетле гомер телибез.
Бәхет алда дип яшәдем,
Торды ул ымсындырып.
Шул бәхетне куам диеп,
Чаптым күзләр тондырып.
Бәхет – офык сызыгыдай,
Күренә – тотып булмый.
Шул сызыкның рәхәтләнеп,
Өстеннән үтеп булмый.
Бәхетне алда диюләр
Ул шагыйранә ялган.
Бәхет алда дия-дия,
Барысы артта калган.
Балалык, яшьлек тә артта.
Әнкәем дә... әткәм дә...
Иң-иң бәхетле көннәрем
Торып калган үткәндә...

Мөнир ВАФИН

 

Комментарийлар