Логотип «Мәйдан» журналы

16 июньдә бөтен дөнья мөселманнары изге Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә.

Быел ул 16 нчы июньгә туры килә. Өйдә тәртип урнаштыру һәм гает мунчасы керергә киңәш ителә. Шулай ук бәйрәм намазына барасы мәчетне һәм корбан чалу мәйданын алдан сайлап куярга кирәк.

2.00-03.00 — иртәнге намаз, Коръән укылу;

03.00-03.30 — гает вәгазе укылу;

03.30 — гает намазын уку;

03.40 — гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу. Гает намазы укылганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак һәм ул Казан шәһәрендә 18 июньдә 20:32 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк.

Чалган итне өч өлешкә бүләләр:

- беренче өлеш (өчтән бер өлешеннән кимрәк түгел) мохтаҗларга бирелә (ярлыларга, студентларга, шәкертләргә, иҗтимагый учрежденияләргә);

- икенче өлеше туганнарга таратыла (гаилә әгъзаләре саналмый);

- өченче өлеше өйдә кала.

Комментарийлар