ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына күз салсаң, моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, эшкәртү-җитештерү тармагында 109 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Башка тармакларда азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: транспорт һәм элемтә – 55, күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 53, икътисад эшчәнлеге – 48, төзелеш – 42, мәгариф өлкәсе – 35, коммуналь хезмәтләр күрсәтү – 41, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 27, дәүләт идарәсе – 46, сәламәтлек саклау – 21, файдалы казылмалар табу – 12, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 21, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 8.
Комментарийлар