Логотип «Мәйдан» журналы

140 массакүләм мәгълүмат чарасы ябылган, Журфак Юга­ры журналистика мәк­тәбе дип үзгәртеләчәк...

Узган ел Татарстанда 140 массакүләм мәгълүмат чарасы ябылган. Бу, узган ел белән чагыштыр­ганда, ике тапкыр күбрәк. “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәк­чесе А...

Узган ел Татарстанда 140 массакүләм мәгълүмат чарасы ябылган. Бу, узган ел белән чагыштыр­ганда, ике тапкыр күбрәк.
KS01ZOyzKHRTP5eggHunKzl72eJkfbmt4t8yenImKBVvK0kTmF0xjctABnaLJIm9
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәк­чесе Айрат Зарипов бу күренешнең төп сәбәбен икътисадтагы яңа борылышларга бәйләп аңлата.
Агентлыкның коллегия утырышында яң­гыраган мәгълүматлардан аңлашылганча, узган ел рес­публикада, “Ведомости” газетасының “Среднее Поволжье” төбәк полосасы, “Челнинская газета” газетасы, “Деловой квартал – Казань”, “Выбирай” журналлары ябылган. Атна саен чыга торган “Полезная газета”, “Вечерние Челны” газетасының “Oлигарх” кушымтасы, “Из рук в руки. Челны”ның кәгазь басмасы, “Inkazan” порталы да эшчәнлеген туктаткан. “Быелның гыйнварына Татарстанда 1193 массакүләм мәгълүмат чарасы исәп­ләнә. Икътисадтагы яңа борылышлар – реклама бюд­жетының кыскаруы, полиграфия про­дук­ция­сенә бәя үсү кайбер мәгълүмат чараларының ябылуына китерде”, – ди агентлык җитәкчесе. Узган ел кәгазь бәясе генә дә якынча 10 процентка кыйммәтләнгән. Рекламага килгәндә, теле­ви­дениедә аның күләме – 18 процентка, басма матбугатта 20 процентка киме­гән. Аның каравы узган ел интернетта (13,5 процентка) һәм радиода (1,5 процент) урын алучы реклама күләме арткан. “Катлаулы икътисадый шартларда базарда реклама ягыннан нәтиҗәлелек күрсәтә алганнар гына калачак”, – диде Айрат Зарипов.


Бүгенге массакүләм   мә­гъ­лүмат чаралары күп­ме­дер дәрәҗәдә “дөнья пә­рәвезе” белән кушыла бара. Монысы күз алдында. Телеканаллар тапшыруларын онлайн-режимда алып бара, басма чаралар электрон вариантын булдыра, радионы исә кәрәзле телефон өчен булдырылган кушымталардан да тыңлап була. “Пәрәвез” белән дуслашырлык та. TNS ком­паниясеннән алынган мә­г­ъ­­­лүматларга караганда, бүген Татарстанда яшәү­челәрнең 3,5 миллион чамасы интернетта утыра. Шулар­ның яртысыннан артыгы (53 процент) анда көн саен керә.


Замана таләбе нигезен­дә туган проблемалар белән беррәттән, колле­гиядә милли матбугат язмышы турында да сүз күп булды. Аны үз чыгышында Татарстан Президенты Аппараты җи­тәкчесе Әсгать Сә­фәров та чит­ләтеп үтмәде. “Республика Хөкү­мәте Татарстанда яшәүче ха­лыкларның мә­дәнияте, тради­ция­лә­ренең чагылышы булган милли матбугатка алга таба да ярдәм итәчәк”, – дип ышандырды ул. Ә ярдәм дигәне, дө­рестән дә, кирәк. Аеруча милли матбугатка кадрлар әзерләү мәсьәләсендә.


Казан Идел буе уни­верситетының Со­ци­аль-фәлсәфә фәннәре һәм масса­күләм коммуни­ка­ци­яләр институты җитәк­чесе Михаил Щелкунов сүз­ләренә караганда, институтта татар журналистикасы бүлегендәге бюджет урыннары саны елдан-ел кими. “Милли мас­са­күләм мәгълүмат чараларына кадрлар әзерләү – иң төп проблемаларның берсе. Ни кызганыч, соңгы елларда “Журналистика” юнә­леше буенча бюджет төр­кеменә кабул итү саннары кискен кими бара. Әй­тик, узган ел 4 бакалавр юнә­лешнең көндезге уку бү­легенә (бу – 100дән артык укучы дигән сүз) 20 бюджет урыны бирелгән булса, быел 10 урын гына каралган. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы та­ләпләре ни­гезендә исә теге яки бу юнәлеш буенча укыту төркемдә ким дигәндә 20-25 студент булган очракта гына алып барыла ала. Киләсе елга милли журналистика юнәле­шендә укыту дәвам итсен өчен, бөтен 10 бюджет урынын милли журналистикага гына бир­гән очракта да, килешү ниге­зендә түләп укый торган тагын 10-15 студент кирәк булачак”, – дип ачыклык кертте җи­тәкче. Шуңа ул татар телле мәгълүмат чаралары өчен журналистлар әзер­ләүдә ярдәм сорап, “Татмедиа” агентлыгы белән телекомпания җи­тәкчеләренә мөрәҗәгать итте.


Сүз уңаеннан, якын ара­да КФУның элеккеге журналистика факультеты Юга­ры журналистика мәк­тәбе дип үзгәртеләчәк икән. “Югары журналистика мәктәбе булдырылуга аерым өметләр баглыйбыз. Ул республика журналистика мәктәбенең абруен арттырыр дип өмет­ләнәм”, – дип белдерде Щелкунов.



Ватаным Татарстан

Комментарийлар