Логотип «Мәйдан» журналы

14 июльдә "Керәшен чибәре-2018" билгеле булачак

"Керәшен чибәре-2018" бәйгесендә катнашучылардан гаризалар кабул итү тәмамланды. Фото: mamadysh-rt.ruКонкурс 14 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында - Питрау бәйрәме кысаларында үткәреләчәк. Бу ха...

"Керәшен чибәре-2018" бәйгесендә катнашучылардан гаризалар кабул итү тәмамланды.
0102-1 Фото: mamadysh-rt.ru
Конкурс 14 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында - Питрау бәйрәме кысаларында үткәреләчәк. Бу хакта "Нократ" газетасы хәбәр итә.
Бәйгедә 15-25 яшьлек керәшен кызлары катнашырга хокуклы. Гаилә хәле бу очракта роль уйнамый, диелә хәбәрдә.
Сайлап алу турын узган катнашучылар әзерлек туры үтәчәк. Анда алар хореография, вокал һәм актерлык осталыгы буенча дәресләр алачак. Шулай ук фотосессия үткәрү күздә тотыла.
"Керәшен чибәре-2018" бәйгесендә беренче урын яулаучы күчмә таҗ, диплом һәм акчалата бүләккә ия булачак. Икенче һәм өченче урыннарга да дипломнар һәм акчалата бүләкләр каралган. Номинацияләрдә җиңүчеләргә дипломнар, махсус бүләкләр тапшырылачак.

Комментарийлар