Логотип «Мәйдан» журналы

13 яшьлек кыз җиде сыйныфташына пистолеттан аткан

Әлеге коточкыч җинаять Курган өлкәсендә булган.ТАСС хәбәр иткәнчә, 13 яшьлек кыз пневматик пистолеттан җиде җиденче сыйныф укучысына һөҗүм иткән.Тәнәфес вакытында кыз әтисенең пистолетыннан берничә та...

Әлеге коточкыч җинаять Курган өлкәсендә булган.
ТАСС хәбәр иткәнчә, 13 яшьлек кыз пневматик пистолеттан җиде җиденче сыйныф укучысына һөҗүм иткән.
Тәнәфес вакытында кыз әтисенең пистолетыннан берничә тапкыр аткан. Балалар каты имгәнмәгән, аларны хастаханәгә озату кирәк булмаган.
Тикшерүчеләр бу вакыйганың сәбәпләрен ачыклау өстендә эшли.
 
 
http://intertat.tatar/

Комментарийлар