Логотип «Мәйдан» журналы

Нурлат районында яшәүче Рөстәмовлар гаиләсе 450 баш каз үстергән

Нурлат районының Мамык авылында яшәүче Рөстәмовлар бу көннәрдә көн дә каз өмәләре үткәрә, каз итен исә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә саталар. Гаилә быел 450 баш каз үстерүгә ирешкән, дип яза ра...

Нурлат районының Мамык авылында яшәүче Рөстәмовлар бу көннәрдә көн дә каз өмәләре үткәрә, каз итен исә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә саталар. Гаилә быел 450 баш каз үстерүгә ирешкән, дип яза районның “Дуслык” газетасы.
6818
Аларның каз эшкәртү өчен җайланган махсус биналары бар. Заманалар үзгәреп, берсеннән-берсе яңа җайланмалар барлыкка килеп торса да, каз йолкуның тәртибе шул килеш кала бирә, ди алар. Рөстәмовларның хәтта каз үтүкләү өчен кулланыла торган җиһазы да элеккедән сакланган “күмер” үтүк. Дөрес, аны күмер белән түгел, ә газ плитәсенә куеп кыздыралар. “Бу үтүк, электр үтүгенә караганда, күпкә җайлырак. Электр үтүкләре тиз янып чыга, ә болар бернишләми. Алмаштырып кына торам”, – дип эш арасында сөйли Минара ханым.
Шулай көн саен берүзе 10ар баш казның мамыгын йолкып, эшкәртергә өлгерә икән. Кайчагында тирә-күршеләр дә булышырга керә. Бергә-бергә эшләгәндә эшләре дә тизрәк бара. Казларының өчтән берен шул рәвешле сатуга әзерләгәннәр инде, тагын 300ләбе сарайда кайнаша, аларын Яңа ел бәйрәменә кадәр чалып эшкәртергә исәпләре. Әзер түшкәләрне, гадәттә, Казан ярминкәләрендә саталар.
“Казанга һәр атна саен ял көннәрендә йөрибез. Бер барганда 20шәр баш каз, эч-башларын алып барабыз, – дип сүзгә кушыла Назир. – Дөрес, барысы да сатылып бетми. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан сатып алучылар артыр дип уйлыйбыз”.
Эше мәшәкатьле булса да, киләсе елларда да каз асраудан баш тартырга җыенмый алар. Өстәвенә, быелдан кош-корт асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләттән субсидия дә бирелә башлавы, аз булса да, ярдәм булып куйган. Тик менә аны билгеле бер сандагы кошлар исәбеннән генә бирүләре белән килешеп бетмиләр. Күбрәк асраучыларга субсидия күләме артыграк булса да яхшы булыр иде саныйлар.
Ә казларның ите генә түгел, мамыгы, эч-башлары да сатуга китәчәк. Мендәрләр, түшәкләр дә ясарга җыеналар. Аларны исә үзенең Грузия, Азәрбайҗанда яшәүче туганнарына бүләккә дә алып барачаклар.
Рөстәмовлар – милләтләре буенча азәрбайҗаннар, моннан 20 ел элек Нурлатка Грузиядән күченеп килгән булганнар. Үзләре дә, өч балалары да азәрбайҗан, татар һәм рус телләрендә рәхәтләнеп аралаша. Ә Грузиядә, Азәрбайҗанда яшәүче туганнары аларның Татарстаннан кадәр алып килгән казларыннан мактый-мактый авыз итәләр. Анда да эченә кара җимеш һәм алма тутырып пешерелгән каз иң яраткан ризыкларның берсе булып санала, ди. Гаилә исә гаҗәеп табигатьле туган якларын сагынып яшәсә дә, кайчандыр Нурлатка килеп төпләнүләренә һич тә үкенмиләр.
 
Лилия Мөбарәкшина

Комментарийлар