Логотип «Мәйдан» журналы

Ренат Әгъзәмов: «Киркоров кызының туган көненә тортны миннән ясатты»

Атаклы кондитер, милләттәшебез Ренат Әгъзәмовның Казанда халыкара торт күргәзмәсе ачылды, дип яза "Шәһри Казан" газетасы.Тортлар короле шәһәр халкына күчтәнәч белән килгән. Ике метрга якын биеклектәге...

Атаклы кондитер, милләттәшебез Ренат Әгъзәмовның Казанда халыкара торт күргәзмәсе ачылды, дип яза "Шәһри Казан" газетасы.
6kjvoy9aeus
Тортлар короле шәһәр халкына күчтәнәч белән килгән. Ике метрга якын биеклектәге ярым ай утыртылган торт Казанның истәлекле урыннары, милли бизәкләр белән бизәлгән иде, аңа якынча кырык килограмм шоколад киткән.
Бу аның тәүге күргәзмәсе. Анда гомуми авырлыгы ике тонна булган, өчәр метр биеклеккә кадәрге уннарча кулинар шедеврлар тәкъдим иткән. Күргәзмәгә куелган тортларның нигезен пенопласт каркас тәшкил итә, декорацияләре барысы да ашый торган, шоколадтан ясалган. Һәр күргәзмә саен алар яңартылып тора.
Кулинар күргәзмәне тарихи ватаны булган Казаннан башларга ниятләве турында әйткән. Күргәзмәләр туры өч елга исәпләнгән. Россия шәһәрләрен йөреп чыккач, ул чит илгә дә юл тотарга исәпли.
Ренат Әгъзәмов тумышы белән Киевтан булса да, Сочи шәһәрендә үскән.
- Әбием белән әнием пешергән ризыклар иситмәле иде. Мин кондитер буларак үземне җиде яшемдә үк сынап карадым – кекс пешердем. Ул бик тәмле чыкты. Унөч яшемдә әнинең туган көненә беренче тортымны пешердем. Кондитер булу минем хыялым иде, - ди ул.
Аның иҗат җимешләре бик үзенчәлекле: берәр метрлы яхта, җиде метр озынлыктагы “Цвингер» сарае, фонтан, хрусталь люстра формасындагы тортлар. Дөньяның әллә кайсы читеннән заказлар килә икән. Кондитерның тортларыннан авыз итмәгән сәясәтче, эстрада, кино, спорт йолдызлары юктыр. Күргәзмә ачылган көнне дә ул Филипп Киркоров кызының туган көненә торт җибәрүен әйткән. Кыз балага ясалган тортка Барби курчагы утыртылган.
Ренатның әйтүенчә, хәзер тортларның элеккеге традицион рецептлар белән пешерелгәннәре популяр.
Шулай ук үзенең тортының килограммы ике мең сум торуын әйтә. Бу – эчлеге генә, декорацияләргә карап, бәясе үсә бара. Ренат үзе әйтмәсә дә, интернетта аның бер метрлы тортларының бәясе йөзәр меңгә җитүе билгеле. Бу әле – бер метрлысы гына! Ул ясаган иң зур тортның авырлыгы унике тонна булган. Аның өчен свайлар кагарга туры килгән.

Комментарийлар