12 нче январь — язучы Зинаида Захарованың туган көне
Язучы Зинаида Кирилл кызы Захарова 1955 елның 12 январенда (паспорт буенча 13) Әлмәт районы Кәләй авылында туа. Хезмәт юлын Чистай районы Чаллы Башы мәктәбендә башлый. Тор...
Язучы Зинаида Кирилл кызы Захарова 1955 елның 12 январенда (паспорт буенча 13) Әлмәт районы Кәләй авылында туа.
Хезмәт юлын Чистай районы Чаллы Башы мәктәбендә башлый. Тормышка чыккач, Әлмәт шәһәренең 3нче мәктәбендә математика фәнен укыта. 2014 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы. Балалар өчен «Зирәк Куян», «Тылсымлы сарай», «Күрше әби алмасы», «Кем бәхетле», «Җил малайлары» шигырь җыентыклары дөнья күрә. 2019 елда «Бәхетем син минем» исемле хикәяләр, бәяннар китабы басылып чыга. Унике китап авторы. Рафаил Төхфәтуллин исемендәге, Саҗидә Сөләймәнова исемендәге кызыксындыру премияләре лауреаты. Бүгенге көндә Кәләй авылында яшәп иҗат итә.
Каләмдәшебезне гомер бәйрәме белән чын күңелдән колтыйбыз! Бәхетле озын гомер, иҗат уңышлары, куанычлар, сәламәтлек телибез.

Комментарийлар