Логотип «Мәйдан» журналы

Ренат Ибраһимовның ислам һәм татарларга багышланган “Яңадан туу” фильмының трейлеры дөнья күрде (ВИДЕО)

11 ноябрь көнне кичке сәгать 18:30да Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә Татарстанның "Яңадан туу” документаль фильмының премьерасы булачак. Режиссерларының берсе Арслан Ганиев әйтүенчә, фильм Мәск...

11 ноябрь көнне кичке сәгать 18:30да Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә Татарстанның "Яңадан туу” документаль фильмының премьерасы булачак.
5542
Режиссерларының берсе Арслан Ганиев әйтүенчә, фильм Мәскәүнең Җәмигъ мәчете тарихы хакында. Аның төп герое - киләсе елда 70 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов. Аның язмышы аша исламга килгәннән соң кешенең язмышы үзгәрүе сурәтләнә.
Ренат Ибраһимовның әнисе чыгышы белән Татарстан Республикасының Кукмара, ә әтисе Башкортстанның Туймазы районыннан. Үзе исә ул 1947 елның 20 ноябрендә Украинаның Львов шәһәрендә туган һәм хәзерге вакытта Мәскәүдә яши һәм иҗат итә.
“Яңадан туу” фильмының продюсеры Татарстан һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов. Режиссерлары: Фәрит Фәрисов, Арслан Ганиев, Эльдар Шәрипов. Сценарий авторы Фәрит Фарисов. Документаль фильм Мәскәүдә төшерелгән.
Арслан Ганиев: “Монда илнең һәм аерым бер кешенең тормышлары, алар кичергән вакыйлар күрсәтеләчәк. Төп геройның яңадан тууы Выползов тыкрыгында урнашкан Үзәк мәчет бусагасында башлана. Бу мәчет заманында репрессияләр, сугышны һәм туксанынчы еллар авырлыкларын кичергән. Ул күңелләрендә иман булганнарның рухи терәге булган. Мәчет үзе дә герой белән бергә үз авыр юлын үткән, вакыт белән үзгәреш кичергән”, - ди. Аның әйтүенчә, Арслан Ганиев әйтүенчә, бу фильмда әлегә беркемгә билгеле булмаган фактлар, документаль вакыйгалар, уникаль фотографияләр күрсәтеләчәк. “Яңадан туу” документаль фильмында мәчетнең беренче эшли башлаганыннан алып, бүгенге көнгә кадәр тормышы сурәтләнгән. Хәзерге вакытта бу фильмның трейлеры әзер.
Ренат Ибраһимов фильмда җырчы өчен аеруча әһәмиятле мәсьәләләргә игътибар бирелгәнлеген искәртте. “Бу фильмны төшергәндә тормышымның күп кенә вакыйгалары күз алдымнан узды, әмма төп борылыш минем 50 яшемә җиткәндәрәк, яшәүнең мәгънәсен аңларга омтылганда килде. Шул вакытта мин бездән өстен көч, Аллаһ барлыгына күңелем белән инандым. Бу дөньяда Аллаһтан башка беркемнән дә куркырга кирәкми һәм тормышта һәрвакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә ошарга тырышырга кирәк. Бары шул гына”, - диде ул.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=QrfpnmCeuZo[/embed]
 
 
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар