Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында кайсы районда иң күп хезмәт хакы алалар?

Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагы буенча хезмәт хакы дәрәҗәсе республика буенча уртача акчаның 62 процентын – 18,4 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр...

Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагы буенча хезмәт хакы дәрәҗәсе республика буенча уртача акчаның 62 процентын – 18,4 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.
konkurs_zhivotnovodstvo
Авыл хуҗалыгында иң югары хезмәт хакы Тукай районында, анда агросәнәгать комплексында эшләүчеләр 30,6 мең сум акча алалар: «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖендә – 34,7 мең сум, «Камский бекон» ҖЧҖендә – 32,3 мең сум.
Яшел Үзән районының “Майский” ТК” ҖЧҖендә бу күрсәткеч 35,4 мең сум тәшкил итә.
Югары технологияле комплекслар белән бергә республиканың түбәндәге хуҗалыкларында да түләнә торган хезмәт хакы начар түгел: Әлки районының «Хузангай» АХҖКында – 25,6 мең сум, Чүпрәле районының «Чынлы» ҖЧҖендә – 28,1 мең сум, Лаеш районының «Хәерби” ҖЧҖендә – 23,6 мең сум, Лениногорск районының “Лениногорск” АФ” ҖЧҖендә – 24,8 мең сум, Тәтешнең «Сафиуллов» КФХында – 28,1 мең сум, Әтнә районының «Шахтер» ҖЧҖендә – 25,9 мең сум, «Тукай» ҖЧҖендә – 23 мең сум, Балтачның «Труд» ҖЧҖендә – 21,6 мең сум, “Татарстан” АХП” ҖЧҖендә – 23,8 мең сум, Әтнә муниципаль районының Ленин ис. АХҖКында – 24,5 мең сум, Кукмара муниципаль районының Вахитов ис. АХҖКында – 21,9 мең сум алып эшлиләр.
 

Комментарийлар