Логотип «Мәйдан» журналы

Россиянең иң яхшы 50 сәнгать мәктәбенең берсе – Чаллыда

Чаллының 5 нче балалар музыка мәктәбе Россиянең иң яхшы 50 сәнгать мәктәбе исемлегенә керде, дип хәбәр итә Чаллы мэриясе матбугат хезмәте.Кичә Мәскәүдә С. А. Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт ки...

Чаллының 5 нче балалар музыка мәктәбе Россиянең иң яхшы 50 сәнгать мәктәбе исемлегенә керде, дип хәбәр итә Чаллы мэриясе матбугат хезмәте.
581042e9e5285
Кичә Мәскәүдә С. А. Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтында "50 иң яхшы балалар сәнгать мәктәбе" гомумроссия конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узган. Россия мәдәният Министры урынбасары Владимир Аристархов җиңүче дипломын Чаллының 5 нче балалар музыка мәктәбе директоры Наталья Волковага тапшырган. “Иң яхшы балалар сәнгать мәктәбе хореографы" номинациясендә шушы ук мәктәпнең директор урынбасары, гитара классы укытучысы Дмитрий Шамаев та бүләкләнгән.

Комментарийлар