Логотип «Мәйдан» журналы

11 гыйнвар - Бөтендөнья "Рәхмәт" көне. Ә башка илләрдә ничек рәхмәт белдерәләр?

Безне кечкенәдән тормышта бик кирәкле булган ике сүзне әйтергә өйрәтәләр. Бу - "Рәхмәт" һәм "зинһар өчен" сүзләре. Алар безнең тормышка уңай йогынты ясый, әлбәттә. "Рәхмәт"нең хәтта үз бәйрәме дә бар....

Безне кечкенәдән тормышта бик кирәкле булган ике сүзне әйтергә өйрәтәләр. Бу - "Рәхмәт" һәм "зинһар өчен" сүзләре. Алар безнең тормышка уңай йогынты ясый, әлбәттә. "Рәхмәт"нең хәтта үз бәйрәме дә бар. Ул бөтен дөнья буенча 11 гыйнвар көнне  билгеләп үтелә.
 
img12
Әйе, бүген иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе. Ә менә төрле илләрдә бер-берсенә ничек рәхмәт белдерәләр икән?
 
Кытайда, мәсәлән, рәхмәтне сүз белән генә түгел, жестлар ярдәмендә дә белдерәләр. Алар кулларын баш турысына хәтле  яисә кулларны күрештереп күтәрәләр.
de30a199051d20b08a663bc2c171a992
Һиндстанда гадәттә берәр мактау сүзе әйтеп рәхмәт белдерәләр. Ә моңа җавап рәвешендә яхшы гамәл кылуны кулай күрәләр. Непалда исә тагын бер өстәмә кагыйдә бар - бүләкне, шулай ук кибеттә сату-алу вакытында акчаны да ике куллап алырга кирәк.
Венгрия һәм Германиядә рәхмәт белдерү йоласы  россиялеләрнекеннән әллә ни аерылмый. Нинди дә булса ярдәм яисә хезмәт өчен  чәчәк яки шоколад конфеты бирү бик яхшы рәхмәт белдерү ысулы булып санала. Әмма германиялеләрнең бер үзенчәлеге бар: чәчәк бәйләме төргәктә булмаска тиеш. Төргәксез бирелгән чәчәкләр эчкерсезлекне аңлата. Әлеге илдә тагын бер кызыклы күренешкә лекция залларында тап булырга мөмкин: мөгаллимгә рәхмәт йөзеннән студентлар аңа кул чабу урынына өстәлләренә кагалар.
Гарәп илләрендә тәмле сый өчен беркайчан да "рәхмәт" әйтергә ярамый, бары тик кунакчыллык өчен генә рәхмәт белдерә алар. Анда гадәт буенча һәрвакыт кунакларга кайнар кофе тәкъдим итәләр. Эчемлек өч тапкыр чыгарыла, ә аннан соң рәхмәт белдерергә һәм әдәпле генә итеп баш тарта да белергә кирәк.
Япониядә сүз белән дә, баш иеп тә рәхмәт белдерәләр. Һәр кешегә баш ияләр, кешенең дәрәҗәсе югарырак булган саен, моны күбрәк эшлиләр. Шулай ук бүләк өчен җавап йөзеннән, кечкенә генә презент бирү гадәте дә бар.
“Рәхмәт” сүзе — сәламәтлеккә, кәефкә уңай тәэсир итүен, чынлап та тылсымлы көчкә ия булуын исбатлап торасы юк. Әлеге бәйрәм ЮНЕСКО тарафыннан юкка гына игълан ителмәгән. Бүгенге фән-техника үсеше алга киткән заманда үзара аралашуга вакыт, сүзлек байлыгыбыз кимегәннән-кими, сөйләм телебез ярлылана, җанга якын матур әдәби сүзләр урынына чит телләрдән күчкән алынма сүзләрне куллану модага кереп бара. Елның билгеле бер көнендә шундый мәгънәле, матур, күңелләрдә уңай хисләр тудыручы сүзебез барлыгын искә төшерү, әлбәттә, артык түгел. Ә инде әлеге тылсымлы сүзләрне һәркем һәркөнне берничә тапкыр кулланса, күңелләрдә миһербанлылык, кешелеклелек кебек сыйфатларга да урын калыр иде.
Үз чиратында, "Мәйдан" журналы редакциясе дә, журналыбызга ел саен язылып, безнең тугры дусларыбызга әверелгән милләттәшләребезгә, быел тәүге тапкыр язылган абунәчеләребезгә, матбугатка яздыру кампаниясендә өлеше кергән һәркемгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алга таба да бергә калырбыз дип ышанабыз.
 

Комментарийлар