Реклама
1 миллион долларлык таҗны кем яулады?
Россия туташы-2016″ бәйгесенең җиңүчесе булып Төмәннән 18 яшьлек Яна Добровольская танылды. Финалда җиңүче таҗы өчен 50 кыз көч сынашты.Якшәмбегә каршы төндә Мәскәүнең «Барвиха Luxury Village» концерт...
Россия туташы-2016″ бәйгесенең җиңүчесе булып Төмәннән 18 яшьлек Яна Добровольская танылды. Финалда җиңүче таҗы өчен 50 кыз көч сынашты.

Якшәмбегә каршы төндә Мәскәүнең «Барвиха Luxury Village» концерт залында узган бәйгедә Татарстан данын Казаннан «Татарстан туташы-2016» бәйгесе җиңүчесе, 18 яшьлек Диләрә Ялалтынова белән «Казан туташы-2016» титулы иясе, 21 яшьлек Софья Мостафина яклады. Безнең кызлар таҗ яулый алмады. Беренче вице-туташ исеменә Оренбург өлкәсеннән Юлиана Королькова лаек булса, икенче вице-туташ булып Кировтан Юлия Хорошавина танылды.
«Россия туташы-2016» исеменә лаек булган кызга 1 миллион доллар бәяләнүче ак алтыннан эшләнгән, брилиант һәм энҗе белән бизәлгән таҗ тапшырылган. Әлеге бүләкне аңа «Россия туташы-2015» җиңүчесе София Никитчук киертте. Яна Добровольскаяга моннан тыш 3 миллион сум акча һәм автомобиль дә бүләк ителде. Иң мөһиме, ул Россия данын ил дөньякүләм бәйгеләрдә дә яклаячак.

Комментарийлар