Логотип «Мәйдан» журналы

1 марттан Бакый Урманче премиясенә гаризалар кабул ителә башлый

ТР Мәдәният министрлыгы Бакый Урманче исемендәге премия өчен республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады. Премия сынлы сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә бирелә.«Конк...

ТР Мәдәният министрлыгы Бакый Урманче исемендәге премия өчен республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады. Премия сынлы сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә бирелә.
«Конкурста профессиональ рәссамнар, скульпторлар, сәнгать белгечләре катнаша ала», — дип искәртә Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге. Конкурста катнашу өчен премиягә дәгъва итүче соңгы биш елда иҗат ителгән әсәрен яки әсәрләр сериясен тәкъдим итә.
Конкурс номинацияләре: сынлы сәнгать, графика, скульптура, декоратив сәнгать, сәнгать теориясе һәм тарихы, тәнкыйть һәм сәнгать белеме. Һәр номинациядә дә приз — 200 мең сум.
Лауреатларны билгеләү өчен танылган сәнгать белгечләре, рәссамнар, музей белгечләре һәм министрлык вәкилләреннән жюри билгеләнә. Жюри номинантлардан шорт бите билгели һәм билгеләнгән әсәрләрдән күргәзмә ясала. Жюриның икенче утырышында язылган рецензияләр, экспертлар фикере һәм матбугатта чыккан язмалар буенча фикер алышына.
Җиңүчеләрнең исеме 30 августта билгеле булачак.
Гаризалар 1 марттан 1 апрельгә кадәр 420015, Казан, Карл Маркс ур., 64 адресы буенча яки theurmancheprize@mail.ru эл.почтасына кабул ителә. Белешмәләр өчен телефоннар: +7(927)429-35-72.
 

Автор: Рузилә Мөхәммәтова


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/culture/24-02-2022/1-marttan-bakyy-urmanche-premiyasen-garizalar-kabul-itel-bashlyy-5850030

Комментарийлар