1 майдан Россиядә кечерәйтелгән юл билгеләре урнаштырачаклар
1 майдан Россиядә кечерәйтелгән юл билгеләрен куярга мөмкинлек бирәчәк дәүләт стандартлары (ГОСТ) үз көченә керә. Үзгәрешләр Росстандарт боерыгы белән кертелә.Яңа билгеләр 500х500 һәм 400х400 миллимет...
1 майдан Россиядә кечерәйтелгән юл билгеләрен куярга мөмкинлек бирәчәк дәүләт стандартлары (ГОСТ) үз көченә керә. Үзгәрешләр Росстандарт боерыгы белән кертелә.
Яңа билгеләр 500х500 һәм 400х400 миллиметр зурлыгында булырга мөмкин. Нигездә, яңа формат шәһәрләр үзәге һәм кварталлар өчен билгеләнгән.
ГОСТ раслаганга кадәр кечерәйтелгән күләм билгеләрен куллану буенча эксперимент үткәрелде, ул уңышлы дип танылды. Әмма мондый билгеләр ирекле рәвештә кулланыла. Аларны урнаштыру турындагы карарны шәһәр хакимияте кабул итә.

Комментарийлар