Логотип «Мәйдан» журналы

1 майдан «Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы яңа эш режимына күчә

1 майдан «Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы яңа эш режимына күчә: монда иртәнге уннан кичке унга кадәр килергә була.1 майга кадәр күзәтү мәйданчыгы 10:00 – 20:00 сәгатьләрдә эшләгән иде.«Һәр ел...

1 майдан «Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгы яңа эш режимына күчә: монда иртәнге уннан кичке унга кадәр килергә була.1 майга кадәр күзәтү мәйданчыгы 10:00 – 20:00 сәгатьләрдә эшләгән иде.
«Һәр ел саен җәйге сезонда күзәтү мәйданчыгы 10:00 – 22:00 сәгатьләрдә эшли», - дип сөйләде «Татар-информ»га Скверлар һәм парклар дирекциясенең матбугат сәркатибе Гүзәл Әхмәтгалиева.
Агентлык әңгәмәдәше сөйләгәнчә, бу сезонда күзәтү мәйданчыгы үз эшен иртәрәк башлаган, туристлар шәһәр күренешләрен 26 марттан ук карый алган. 2021 елда күзәтү мәйданчыгы 10 апрельдә ачылган булган.
Күзәтү мәйданчыгы эшендә тагын бер яңалык көтелә: бу сезонда 14:30 – 15:00 һәм 19:30 – 20:00 сәгатьләрдә техник тәнәфесләр булачак.
Күзәтү мәйданчыгына керү бәясе 70 сумнан башлана. Җиде яше тулмаган балалар бушлай керә ала. Шулай ук ташлама хокукын раслый торган документ булганда, ташламалы категориягә караучы гражданнар да бушлай керә ала.
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/1-maidan-kazan-gaila-uzagenen-kuzatu-maidancygy-yana-es-rezimyna-kuca-5853976

Комментарийлар