Логотип «Мәйдан» журналы

1 июньнән россиялеләр дәүләт хезмәтләренең сыйфатына бәя бирәчәк

1 июньнән россиялеләр дәүләт хезмәтләренең сыйфатына бәя бирәчәк. Шул бәягә карап түрәләрне эштән җибәрәчәкләр яки премия тапшырачаклар. Бу хакта «Известия» газетасы РФ Икътисади үсеш министрлыгының б...

1 июньнән россиялеләр дәүләт хезмәтләренең сыйфатына бәя бирәчәк. Шул бәягә карап түрәләрне эштән җибәрәчәкләр яки премия тапшырачаклар. Бу хакта «Известия» газетасы РФ Икътисади үсеш министрлыгының боерыгына сылтама белән хәбәр итә.
Әлеге яңалык территориаль хакимият органнары һәм Россия Пенсия фондының төбәк бүлекләре, мәҗбүри медицина иминияте һәм социаль иминият фондлары җитәкчеләре, шулай ук Күпфункцияле үзәк башлыкларына йогынты ясаячак.
Россиялеләргә күрсәтелгән дәүләт хезмәтенең дәрәҗәсен бәяләү тәкъдиме белән SMS-хәбәр җибәрәчәкләр. 1-3 балл – тискәре, 4-5 балл уңай дип саналачак.
Ведомствода беренче елны халыкның күрсәтелгән дәүләт хезмәтләреннән канәгатьлек дәрәҗәсе – 85, алдагы елны 90 процент булыр дип өметләнәләр.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/22/184993/

Комментарийлар