Логотип «Мәйдан» журналы

1 июньнән күп балалы гаиләләргә поездларда йөрү өчен ташлама тәкъдим ителә

1 июньнән күп балалы гаиләләр ерак араларга йөрүче поездларга 20 процент ташлама белән билетлар сатып ала алачак. Әмма ташлама бары тик купе вагоннарга гына кагыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат а...

1 июньнән күп балалы гаиләләр ерак араларга йөрүче поездларга 20 процент ташлама белән билетлар сатып ала алачак. Әмма ташлама бары тик купе вагоннарга гына кагыла. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Горький филиалының «ФПК» АҖ Казан вагон кишәрлеге башлыгы Олег Коновалов хәбәр итте.
1 июньнән күп балалы гаиләләргә поездларда йөрү өчен ташлама тәкъдим ителә
«1 июньнән күп балалы гаиләләргә 20 процент ташлама тәкъдим ителәчәк. Шул ук вакытта 5 яшьтән кечерәк балалар бушлай йөри, 5 яшьтән алып 10 яшькә кадәр балалар тарифы буенча. Сатып алу мөмкинлеге күп балалы гаилә турында таныклык биргәндә теләсә нинди кассаларда булачак», - диде Олег Коновалов.

Ул билгеләп үткәнчә, акция маркетинг тикшеренүләре үткәргәннән соң эшләтеп җибәрелгән. «Нинди дә булса акцияне башлап җибәргәнче, маркетинг тикшеренүләре үткәрелә. Ягъни без пассажирларның ихтыяҗларын аңладык һәм әлеге акция купе вагоннары өчен туры килә дигән фикергә килдек», - дип аңлатты спикер.
Коновалов алга таба ташламаны плацкарт вагоннарына да кертергә мөмкин, дип өстәде: «Мониторинг барлык вагоннар буенча берьюлы үткәрелә, шуңа күрә әлеге акция плацкарт вагоннарына да таратылырга мөмкин».
Фото: Рамиль Гали, Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/01/187316/

Комментарийлар