Логотип «Мәйдан» журналы

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне

Балаларыбыз сау-сәламәт, бәхетле булып үссеннәр! Балачак иле гел шаулап-гөрләп торсын!***Иркәләгез әле балаларны...Иркәләгез, назлап сөегез,Син матурым, син алтыным минем,Мин яратам сине, диегез!Кыерс...

Балаларыбыз сау-сәламәт, бәхетле булып үссеннәр! Балачак иле гел шаулап-гөрләп торсын!
***
Иркәләгез әле балаларны...
Иркәләгез, назлап сөегез,
Син матурым, син алтыным минем,
Мин яратам сине, диегез!
Кыерсытмыйк әле балаларны,
Кителмәсен нечкә күңеле,
Балачак бит тик бер генә була,
Сизелми дә кала үткәне.
Чәчкә кебек керсез бала чагын-
Урыйк әле бәхет иленә.
"Оясында күргән" шул бәхете-
Җитсен аңа гомер-гомергә!!
Рима ВАГИЗОВА

Комментарийлар