Логотип «Мәйдан» журналы

1 июнь Халыкара балаларны яклау көне

Бүген - кояшлы җәйнең беренче көнендә, балачакның иң матур бәйрәме – Балаларны яклау көне.Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балаларның килә...

Бүген - кояшлы җәйнең беренче көнендә, балачакның иң матур бәйрәме – Балаларны яклау көне.
Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Балачак иле гел шаулап-гөрләп торсын!
 
Исән­ме, Ке­ше!
Тәүге тап­кыр ат­лап кит­те бер са­бый.
Тук­та­лып кал­дым, аны күр­дем дә.
Йө­зен­дә шат­лык, кү­зен­дә – нур­лар,
Ила­һи миз­гел ми­нем кү­ңел­дә.
Кул су­зып си­ңа, ел­ма­еп дә­шәм,
Як­ты дөнь­я­га ямь би­реп яшә!
Җир­гә син ки­рәк,
Ил­гә син ки­рәк,
Көн­гә син те­рәк, исән­ме, Ке­ше!
Җир­не ко­чар­сың, әле ни­чә кат –
Ат­лап ки­түе җи­ңел тү­гел лә.
Әй­дә, би­реш­мә, бар ал­га та­бан,
Хал­кым­ның кү­зе си­ңа тө­бәл­гән.
Рә­хим-шәф­кать­ле бул­сын өл­кән­нәр,
Җан­ны җы­лыт­сын иман нур­ла­ры.
Әй, нә­ни ке­шем, өмет йол­ды­зы,
Имин, уң бул­сын ба­рыр юл­ла­рың.
Кул су­зып си­ңа, ел­ма­еп дә­шәм,
Як­ты дөнь­я­га ямь би­реп яшә!
Җир­гә син ки­рәк,
Ил­гә син ки­рәк,
Көн­гә син те­рәк, исән­ме, Ке­ше!
Факил САФИН
 

Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар