1 июльдән МРОТ арта
1 июльдән Россиядә МРОТ – минималь хезмәткә түләү күләме арта.Дәүләт Думасы бу арттыруны хуплаган, дип хәбәр итә РИА «Новости».Закон проекты нигезендә, МРОТ 1296 сумга артачак. Хәзер ул 6204 сум иде....
1 июльдән Россиядә МРОТ – минималь хезмәткә түләү күләме арта.
Дәүләт Думасы бу арттыруны хуплаган, дип хәбәр итә РИА «Новости».
Закон проекты нигезендә, МРОТ 1296 сумга артачак. Хәзер ул 6204 сум иде. 7500 сум булачак.
Шулай да МРОТ яшәү минимумын куып тота алмый икән әле. Хезмәт министрлыгы статистикасына караганда, быелның беренче кварталында ул 9776 сум тәшкил иткән. МРОТны 2020 елга кадәр яшәү минимумы белән тигезләргә вәгъдә итәләр.
Комментарийлар