Логотип «Мәйдан» журналы

1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсияләре арта

Яр Чаллы Пенсия фонды тарафыннан ел саен үткәрелә торган гаризасыз шәһәрнең 39 827 эшләүче пенсионерының пенсияләрен яңадан исәпләү үткәрелде, алар өчен узган ел иминият взнослары кертелгән.Традицион...

Яр Чаллы Пенсия фонды тарафыннан ел саен үткәрелә торган гаризасыз шәһәрнең 39 827 эшләүче пенсионерының пенсияләрен яңадан исәпләү үткәрелде, алар өчен узган ел иминият взнослары кертелгән.
Традицион индексация буенча пенсия күләме теркәлгән коэффициентка арта, август аендагы  яңадан исәпләү исә пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле булачак: хезмәт хакы югарырак булган саен, пенсиягә өстәмә күбрәк. Әмма, яңадан исәпләү нәтиҗәсендә максималь арту 2020 ел бәясе буенча исәпләнгән өч пенсия коэффициенты белән чикләнгән, ягъни 279 сумнан артырга тиеш түгел (2020 ел коэффициентының бәясе агымдагы 2020 елда хезмәт эшчәнлеген туктаткан очракта алына).
Иминият пенсиясен арттырудан тыш, 1 августтан пенсионерларга пенсия тупланмалары акчаларыннан түләү күләме арттырыла: тупланма пенсия, вакытлы пенсия түләве һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләр. Әлеге яңадан исәпләү пенсионерның эше белән генә түгел (хәзерге вакытта эш бирүчеләрнең пенсия тупланмаларына күчерүләре иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә), идарәче компанияләрнең акчаларын инвестицияләү нәтиҗәләре белән дә бәйле.
Пенсия тупланмаларын яңадан исәпләү Чаллының 328 пенсионерына кагылачак, шул исәптән 169ы - вакытлы түләү алучысы һәм 159ы - тупланма пенсия алучысы. Аларның айлык түләүләре 2020 елга инвестицияләү нәтиҗәләре буенча корректлау коэффициентын исәпкә алып арттырылачак. Тупланма пенсия өчен ул 9,1% тәшкил итәчәк, пенсия тупланмаларын финанслашу дәүләт программасында катнашучылар ала торган вакытлы пенсия түләве өчен коэффициент 7,9% тәшкил итәчәк.
 
Чыганагы:  Яр Чаллы шәһәренең мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе

Комментарийлар