Логотип «Мәйдан» журналы

1 апрельдән Башкортстан мәктәпләре биш көнлек уку системасына күчәчәк

1 апрельдән Уфада 1-4 сыйныфта укучылары атнага биш көн генә укыячак. Ә 1 сентябрьдән Уфаның барлык укучылары да биш көнлек уку атнасына күчә. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.Уфада биш көнле...

1 апрельдән Уфада 1-4 сыйныфта укучылары атнага биш көн генә укыячак. Ә 1 сентябрьдән Уфаның барлык укучылары да биш көнлек уку атнасына күчә. Бу турыда “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Уфада биш көнлек уку атнасына күчү инициативасын Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тәкъдим итте. Ул балаларның мәктәп программасы авыр булуын, шунлыктан алар ялларны гаилә белән үткәрергә тиеш, диде.
Биш көнлек уку системасына күчкәндә, укытучыларга хезмәт хакын тулысынча түләячәкләр.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/27/183375/

Комментарийлар