Логотип «Мәйдан» журналы

Мәхәббәтнең туган көне

Хикәя.

Без «Мәйдан» журналы сайтында «Алмаш» сәхифәсе тәкъдим итәргә булдык. Бу сәхифәдә сезне күңелендә иҗат дәрте йөрткән яшь каләм ияләре белән таныштырырга ниятлибез. Менә шуларның берсе – Чаллының 41нче мәктәп укучысы Әдилә Закирова. Әдилә 7 ел рәттән татар теле буенча Республика олимпиадасының муниципаль турында призер булган, Бөтенрәссәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә II урын алган, «Илһамлы каләм» һәм «Тылсымлы каләм» төбәгара бәйгеләрендә I, II урыннарны яулаган. Боларга өстәп, «Сабантуй» журналының «Шәвәли» премиясе иясе һәм мәктәптә эшләп килгән «Ак каурый» әдәби түгәрәге (җитәкчесе – Гөлия Вәгыйзова) әгъзасы да әле Әдилә. Бүген без сезгә аның кызыклы хикәясен һәм шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Сиңа иҗали уңышлар телибез, Әдиләкәй!

 

 

Тәрәзәне ачу белән, җәйге, назлы җил йөземне иркәләде, кояш нурлары көнең матур булачак дигәндәй, керфек очларында уйнады. Әйе, бүгенге көн күңелле булырга тиеш! Җәй көннәрен ничек уздырырга белмичә аптырап йөргәндә, параллель сыйныфтагы кызлар белән дуслаштым әле мин. Бик шәп кызлар! Серләребез дә килешә, уйларыбыз да уртак, исемнәре дә үзләре кебек матур –  Айзилә һәм Лилия.

Телефон – сердәшем кая соң әле минем?! Берәрсе язмаганмы икән? Без бит бүген Чулманга төшәсе кешеләр. Кая әле, дустым, кемнәр язган икән? Кызлар булмаганда, телефоннан да якыны юк шул. Ни булса да, дустым- телефоным коткара.

Телефон, телефон,

Акыллы дустым минем,

Синең белән уйларга

Өйрәнгән бит баш мием, –  дип җырлап җибәргәнмен икән! Җырны ишетеп, әни бүлмәмә башын тыкты:

– Әллә телефоныңа мәдхия җырлыйсың инде, кызым?! Миңа булышырга уйлыйсыңмы син бүген? Аннан соң урам дия башларсың...- дип тезде дә ашыга-ашыга китеп тә барды. Мин җавап бирмәдем көлдем генә. Тиз-тиз генә кызларның хатларын укыдым да, әнигә өй эшләрен карарга ашыктым. Көне буена “свободен”  буласым килә.

Ниһаять, көтеп алынган күңелле мизгелләр җитте. Өйдән чыгуга,  Айзилә белән Лилия миңа кул болгадылар, мине көтеп арганнар икән.

Чулманга таба юл тоттык. Шәһәрдән беразга китеп тору миңа бер рәхәтлек бирә. Иртән-иртүк тузан инде күтәрелгән, кешеләрнең дә йөзләренә арганлык һәм усаллык чыккан. Никтер, авыл кешесенең эше күп булса да, йөзе мөлаем тоела.

Чулман!!! Сиңа багышлап күпме җырлар, әсәрләр иҗат ителгән. Синең матурлыгыңны сүзләргә сыйдырып та, буяулар белән дә, моңнар белән дә үлчәп булмый. Әнә яр буендагы бөдрә талларда кошлар да гүзәллегеңә сокланалар, моңнарының бәллүр чыңыдай чисталарын гына сузалар.

– Мин беренче! – диде дә Айзилә, өстен дә салмыйча, суга кереп китте. Без Лилия белән аптырап калдык. Дөрес урын сайламаганбыз: янәшәдә егетләр ял итәләр икән. Кайберәүләре мыскыллы карашы белән безне ашый иде. Айзилә дә, ичмасам, ашыкты. Эх, китәсе иде моннан!

  – Батааааам... Коткарыгыыыыыз... Кызлааааар... – дип кычкыра башлады дустыбыз. Без аны гадәттәгечә шаяра дип уйладык.

Шул вакыт егетләрнең берсе елгага үз баласын коткарырга теләгән арысландай ыргылды һәм күз ачып йомганчы, Айзиләне судан алып та чыкты:

– Сәлам, кызлар, сез болай су белән шаярмагыз әле! Кызган тән белән салкын суга керергә ярамый ич!  –  диде коткаручы. Кара  чәчле, сөйкемле генә бу егет башкаларга охшамаган. Киң җилкәле, озын буйлы бу егет һич тә тәкәббер түгел, киресенчә, мөлаем иде. Әйтерсең, кояш нурлары аның йөзеннән түгелә. Ул елмаеп, дуслары янына китеп тә барды. Айзилә рәхмәтен дә әйтә алмады, чөнки куркудан йөзләре агарган, хәтта калтырана иде. Без аны тынычландырырга ашыктык. Шаян Лилия төрле мәзәкләр сөйләде. Әнә Айзилә кетер-кетер көлә, әйтерсең, яңа гына булган вакыйга аны тетрәндермәгән дә!

Бервакыт якында гына нәни песи тавышларын ишеттем. Башта ышанмадым. Ләкин никтер аяклар тавыш килгән якка атлады. Карасам, көймә эчендә песи балалары мияулап яталар. Шундый кечкенәләр, матурлар. И мескенкәйләрем, кем калдырган икән нарасыйларны биредә?! Көймәдә булгач, хуҗасы бардыр инде. Песи халкын сөймәсәм дә, кич яр буен әйләнермен әле дип уйладым  һәм кызлар янына юнәлдем. Ә кызлар суга кереп киткәннәр. Бу Айзилә ике йөрәкле инде: әле яңа гына баткан иде, кабат суга кергән, берни булмагандай, бакадай йөзә. Күршедәге малайлар да суда рәхәтләнәләр. Ә минем керәсем килмәде, яр буенда кызынып утырдым. Никтер кызышам, битем дә яна башлады. Уң ягыма карасам, теге коткаручы егет миңа карап утыра икән. Безнең күзләр очрашты. Кара чәчле, кап-кара күзле бу егет күңелемә кереп маташа бит! Мин оялып, карашымны алдым. Шул бер мизгел эчендә, без күзләр белән серләштек. Әмма танышырга аның да, минем дә кыюлык җитмәде. Кызлар су керделәр, шаярыштылар, ә мин ниндидер бер моң эчендә изрәп утырдым.

Ниһаять, кич җитте. Теге песи балалары тәки баштан чыкмый бит! Ничек кенә әниләрдән качып, яр буен әйләнәсе иде. Кызлар теләмәделәр, арыганнар. Мин, тәвәкәлләп, яр буена ашыктым. Әнә көймә  әле урынында. Чү, янында кемдер бар бугай. Качып кына якынрак килсәм, Айзиләне коткаручы егет песиләрне ашата икән! И мәрхәмәтле җан! Мин дә янына килеп, күптәнге танышым белән сөйләшкәндәй:

– Сәлам, мин дә шул нәниләр янына килгән идем, – дидем.

Егет елмайды да:

– Кемдер ташлаган бәләкәчләрне, – диде.

– Әйдә, алып кайтабыз да, хуҗалар табабыз, – дип әйтем мин кыюсыз гына. Аңа минем тәкъдимем ошар микән дигән уй башыма килде.

– Мин дә шуны әйтәсе идем, телдән алдың,  – диде ул. – Исемең ничек соң синең, чибәр кыз? Мин – Айзат.

– Сылу, – дидем.

Без Айзат белән, кояшның алсу нурларына күмелеп, озак итеп сөйләштек, хәтта кояшның елга артына кереп киткәнен дә сизмәгәнбез.

– Сылу, караңгы төшеп килә ич, сине югалтканнардыр инде? – дип борчуын белдерде егет.

– Әйдә, песиләрне алыйк та, элдертик, – дип, мин көймәне карый башладым. Көймәне капшап карагач, анда песиләр юклыгы беленде, тавышлары да ишетелмәде.

– Качканнар... – дип көрсенде Айзат. – Ярар, борчылма, иртәгә кабат шунда очрашыйк та эзләрбез!

– Ярар, – дигән булдым, ә үзем иртәгә дә очрашасы булганга сөендем.

Аның кайнар кулы минем кулга кагылды да   без җитәкләшеп, өйгә таба юнәлдек. Мин тыныч булып күренсәм дә, йөрәгем ашкына, хисләр өермәсе ташый иде.

Өйгә кайтып, җайлы гына бүлмәмә кереп яттым. Ә йөрәк әле һаман Айзат янында. Чү, бу егет йөрәгемне урлады түгелме соң?!. Тәүге мәхәббәт дигәннәре шушы буламы икән инде? Булсын, бүгенге искиткеч матур көнне мин кабат кайтарыр идем! Йөз тапкыр...Юк, юк, мең...миллион тапкыр!

 

Шигырьләр

 

Мәхәббәт көткәндә

Тәүге хисләр бөреләнгән чакта,

Саф күңелле кеше очрасын.

Алдап- йолдап, хисләреңне бутап,

Йөрәгеңне сүзсез ярмасын!

 

Мәхәбәттә алданмыйча гына,

Тиң ярыңны дөрес сайла син.

Тик бел шуны: ялгышулар була,

Йөрәгеңә йозак салма син.

 

Җылы караш, назлы сүзләр генә

Синең күңелеңдә тирбәлсен.

Йөрәгеңдә әгәр ялкын булса,

Мәхәбәттән генә дөрләсен.

 

Сагыш төшсә берчак күңелеңә,

Бирешмә син, җаның сулмасын!

Тик онытма: бар да вакытлыча,

Яңгырдан соң кояш чыгасын.

 

Мәхәббәтсез яшәп буламы соң?

Бирә алмас күпләр җавабын.

Тик, минемчә, яратмаган кеше

Кичерәдер тормыш газабын.

 

Мәхәббәтең эзләп, табалмасаң,

Сурәнләнсә гомер кояшың.

Төшенкелек сине чорнамасын,

Юллар озын, очрар юлдашың.

 

Мактанчык язмышы    

Көзләр җитте. Барлык агачлар да

Сары күлмәк киеп алганнар.

Басулар да бушап, яланнар да

Ялга инде туктап калганнар.

 

Тик тамаша, калган яшел яфрак

Әй мактана: «Мин матуррак,

Сез тиз коелырсыз, ә мин яшь,

Яшәрмен дә сездән озаграк!

 

Күрегезче, минем фикерем нык,

Бирешмәмен каты җилләргә.

Әле һич ашыкмыйм саргаярга,

Сез иңәрсез инде җирләргә!...»

 

Шул вакытта җилнең ачуы чыкты,

Әй дулады, купты туфаннар.

Яшел яфрак бөтерелеп очты,

Белмим, кая калды тузаннар?

 

Әрсез кунак

Килде дә керде бер шөпшә,

Хуҗа булып тик йөри.

Кайсы бүлмәгә чыксам да,

Безли, һич ирек бирми.

 

Эт белән сөйләшеп була,

Күз белән «гипноз» ясап.

Шөпшә безли дә безли шул,

Сөйләшеп булмый, харап!

 

Ишек ачтым, тәрәз ачтым,

Чыкмый шөпшә, саташкан.

Үз өе дип уйлый мәллә,

Чыкмый шөпшә, адашкан.

 

Әби биргән балга да

Җайлы гына үрмәли.

Укларын миңа күрсәтә,

Син кит, күпне күрмә, ди.

 

«Кунак булсаң,тыйнак бул!»

Дигән идем шөпшәгә,

Куа башлады ачудан,

Инде миңа нишләргә?!

 

Өметле киләчәк

Киләчәккә атлап барам әле,

Ата- баба салган эз буйлап.

Үткән һәрчак кабатлана, диләр,

Кайта икән кабат ул урап...

 

Киләчәккә ныклап атлыйм әле,

Бәхет эстәп, алга барамын.

Ата- бабам эзе миңа кыйбла,

Эзләп йөрмәм аның яңасын.

 

Бәхетемә атлап барам әле,

Ата- бабам салган юллардан.

Тик изгелек, яхшы гадәт кенә

Тапшырылган безгә алардан.

 

Миндә ага ата-баба каны,

Намус үзе аңга чигелгән.

Әдәп-әхлак сыйфатлары – барсы

Бишектән үк безгә үрелгән!

 

Киләчәккә матур атлыйк әле,

Саклап тарих язган эзләрне.

Бабам узган юллар нык катлаулы,

Һәрчак сөйли ниләр күргәнне.

 

Киләчәкнең матур буласына

Ышанасы килә, һичшикез.

Бәхет, яшәү өчен һәркем җирдә

Тырышырга тиеш берсүзсез.

 

Киләчәккә шулай атлап барам,

Уйлар, хисләр үрелә тирәнгә.

Сугыш, афәт – алар мәңгелек түгел,

Тынычлык тик булсын мәңгегә!

 

Сүнмәс ялкын   

Белмәгәннәр әби-бабаларын,

Аңламыйлар сугыш афәтен.

Санламыйлар тыныч яшәү ямен

Күрмәгәннәр сугыш хәсрәтен.

 

Югалганнар калка һәйкәл булып,

Салынганнар хәтер түренә.

Исән калганнарның исемлеге

Сакланалар...Тик кими генә...

 

Сатмаганнар илен җәлилчеләр,

Яклаганнар әрсез фашисттан.

Көрәшкәннәр алар соң чиккәчә,

Үч алгандай ачы язмыштан.

 

Богаулансын куллар. Тик уйларын

Алай гына чикләп буламы?!

Илен сөйгән тугрылыклы җанын

Кызган тимер генә тыямы?!

 

Башын салды Муса. Онытмабыз

Сабырлык һәм ныклык лачынын.

Татар улы! Илнең каһарманы!

Һәйкәлендә сүнмәс ялкыны!

 

Нишләргә?

Беләсезме, ничек авыр

Телефонны югалткач?!

Җан эзләнә, бәргәләнә,

Кул телефонсыз калгач.

 

Зур мәшәкать куптарып,

«Өй» телефонны эзли.

Ә баш мие – ул ял итә,

Кайда икәнен әйтми.

 

Ник тавышын сүндердем?

Күз алдында ятадыр...

«Әһә, тапмыйсыз!» – диеп,

Көлеп эче катадыр.

 

Бөтен җирне эзли торгач,

Телефон табылмагач:

«Алыйк яңаны, – ди әти, –

Тырыш, акыллы булгач».

 

Тырыш булырга тырышам,

Укуда да ярышам.

Сеңелне дә карашам,

Өйдә бик нык булышам.

 

Шулай өйне җыйганда,

Күзем төште тартмага.

Сеңелнең уенчыклары

Теләсә ничек ята ла!

 

Телефоным тартмада –

Качкан миннән бу «иптәш».

Табышны әйтергәме?

Бирегезче бер киңәш.

 

Әдилә ЗАКИРОВА

 

Комментарийлар