Логотип «Мәйдан» журналы

Милләт тарихында Әнәк елъязмасы

Көнчыгыш Кама аръягы – аз өйрәнелгән, татарның җир олыслары кебек уникаль тарихы булган төбәкләрдән берсе. Биләмәчеләрдән, алар рөхсәте яисә аннан башка килеп утырган халыктан торган җир олыслары Казан ханлыгы чорыннан ук яшәп килгәннәр, хөкүмәткә даими салым (ясак) түләп баруны тәэмин иткәннәр. Җир олыслары зур үзәк авыл исеме белән аталган, кайда яшәвенә карамастан, биләмәчеләр дә кайбер очракта үзләрен шул авылдан дип күрсәтә торган булганнар. Әнәк һәм дистәләрчә татар авыллары башлангыч чоры Казан ханлыгына тоташкан Мөшегә җир олысы биләмәләрендә барлыкка килгән. Соңыннан ул Бүләр җир олысына кушылып, шул олысның Мөшегә төбәгенә (урыс чыганакларында «тюба») әйләнә.

Мөшегә җир олысы биләмәләре

Җир олыслары тарихы эзлекле һәм тирән өйрәнелмәү аркасында, Көнчыгыш Кама аръягы тарихы «ак таплар» белән тулы татар төбәкләренең берсе булып кала. Җир олысларының кайчан, нинди шартларда барлыкка килгәнен, аларның үзенчәлекләрен, үсешен ачыкламыйча, төбәк тарихын тирән һәм тулы белү мөмкин түгелдер. Җир олыслары тарихы – татарның «башкорт» (чыганакларда «башкирец», «башкирцы») дип аталган шактый зур санлы сословиесе барлыкка килү тарихы да булып тора. Бу сословиенең ничек һәм кайчан барлыкка килү механизмы Мөшегә җир олысы (төбәге) тарихын өйрәнгәндә аеруча тулы чагыла.
Әнәк авылы барлыкка килгән Мөшегә җир олысында (төбәгендә) биләмәчеләр Казан ханлыгы чорыннан бирле яшәп, 1523 елда Сәхипгәрәй хан биргән тархан ярлыгына таянып җир биләп килгәннәр. Бу хакта әледән-әле булып торган җир бәхәсләре вакытында пәйдә булган документларда әйтелә.
Сүз уңаеннан әйтик, Сәхипгәрәй хан ярлыгын алган тарханнарның варислары Актаныш-Минзәлә якларында гына түгел, хәзерге Туймазы районы территориясендәге Исламбакты авылында да яшәгәннәр1. Бу тарханнарның варислары хәтта XVIII гасыр башында да ясаклы татар сословиесендә булып, бары шул гасыр уртасы-ахырларына гына «башкорт» дип язылалар. Бу – тарихи, күп чыганакларга нигезләнгән факт (бу хакта алда тулырак әйтербез). Архив документлары җир олысларында биләмәләргә ия булып яшәүче барлык татарларның сословиесен «башкорт» дип язу традициясе әнә шул XVIII гасырда тамыр җәюен күрсәтә. Бу хакта аз язылганлыктан, һәм чыганакларны белмәгәнлектән, бер Казан тарихчысы «башкорт» дип аталучыларның этник ягын ачыклау мөмкин түгел дигән сыманрак сәер нәтиҗә ясап куя2.
Казанда Сәхипгәрәй хан ярлыгын алган тарханнарның варислары булган Мөшегә җир олысы (төбәге) биләмәчеләре архив документларында кайчаннан һәм кайчанга чаклы телгә алына? Бу сорауга тулы җавап бирер өчен архив документларын хронологик тәртиптә карыйк.
Әлеге биләмәчеләр беренче тапкыр датасы куелмаган документта чама белән 7165 [1657] елда телгә алына3. Патша исеменә үтенечләрендә алар түбәндәгеләрне язалар: «Деревни Именчеевы, что по речке Мушуге ясачные бобыли чюваша Юкачейка да Акешка да Иликейка Доскеевы, Бекчюрка Ахмаметев, Урка Баимбетев, Келмячко Ишеев, вотчина г[осу]д[а]рь у нас старинная дедов и отцов наших в Уфинском уезде река Ику по обе стороны нижняя межа подле Ику реки на Уфинской стороне устъ речки Бозяны Юту Наратас, а верхнея межа в вершине речки Бол[ь]шой Вереш, а с вершины и до устья, где [в]пала в Ик реку, а с вершины речки Бол[ь]шой Вереш на вершину же речку Мушуги на Минскую дорогу бортной ухожей и всякие звериные и рыбные ловли и всякие угодья на дватцать версту да в той г[осу]д[а]рь нашей вотчине речка Осы исток … и иные многие речки малые, которые пали в Ыкъ реку и в Бозяну и в бол[ь]шую речку Верешъ и озера и истоки и заводи и старицы, и с той г[осу]д[а]рь вотчины платим мы сироты твои в твою великого г[осу]д[а]ря казну в Казан[ь] ясаку по рублю да на Уфу з земли бобыльсково ясаку по десяти куниц да дватцат[ь] шест[ь] алтын четыре д[е]н[ь]ги на год. Вели г[осу]д[а]рь с меня Калмычка снят[ь] и из окладу выложить, а мы сироты твои ухнем в твою великого г[осу]д[а]ря казну сверх прежнего бобыли[ь]ского ясаку в окладной ясак внов[ь] платит[ь] по ш[ес]ти куниц на год и в ясачные кн[и]ги и от ново прибылой ясак написать, а денежной ясак, который мы платим в Казани великий г[осу]д[а]рь, платить по прежнему в Казани по рублю на год. <…> Ясаку учнем платить на Уфу в твою г[осу]д[а]ря по три куницы с человека, итого на год осмьнатцат[ь] куниц. Вели г[осу]д[а]рь дат[ь] нам сиротам твоим свою великого г[осу]д[а]ря оберегал[ь]ную памят[ь], чтоб нам ни от кого насил[ь]ства не было. Царь г[осу]д[а]рь смилуйся»4.
Бу документның төп әһәмияте шунда, монда татар биләмәчеләренең борын-борыннан яшәп, буыннан-буынга күчеп килгән һәм хуҗалык иткән җирләренең чикләре күрсәтелә. Ык, Бәҗәнә, Олы Вәрәш, Усы («Осы») елгалары, башка кечкенә елгалар һәм күлләр 1657 елда «бобыль-чуаш» дип аталган биләмәчеләрнең зур территориягә хуҗа булып яшәвен күрсәтә. Соңрак болар – ясаклы  татарлар, ә XIX гасыр башыннан ревизия документларында аларның варислары бары тик «башкорт» дип язылачак.
Әлеге биләмәчеләрнең «бобыль» ясагыннан окладлы ясакка («окладной ясак») күчү факты да зур игътибар лаек. Элек алар Уфага ел саен 10 сусар тиресе белән түләсәләр, хәзер аны 18 гә җиткерергә тиеш булалар (Казанга акчалата ясак түләү дә саклана). Шул чордан (1657 ел) алар «бобыль»  булудан туктыйлар, юридик яктан окладлы (ясаклы) «башкорт» булып китәләр. Хәзер аларны беркем дә «бобыль» дип әйтә алмый, әмма «башкорт» сословиесен аңлатучы термин ныклап гамәлгә кергәнче, алар һәм аларның балалары ясаклы татарлар дип аталачак, бары оныкларына гына XIX гасыр башы халык санын алуларда «башкорт» ярлыгы тагылачак.
Патшага үтенеч белән мөрәҗәгать итүче Акеш, Илекәй, Бикчура, Уркә, Килмәк бу документка үзләренең тамгаларын салганнар. Бер нәселдән булганга, аларның тамгалары тәңгәл килә. Шундый ук тамганы Кыр-Елан олысына керүче Исламбакты авылының биләмәчеләреннән торган бер нәселендә дә күрәбез. Алар да хаклы рәвештә үзләрен Сәхипгәрәй хан ярлыгында телгә алынган тарханнар токымыннан дип саныйлар. Бүгенге көндә ул авыл Башкортстанның Ярмәкәй районына керә. Бер нәсел кешеләре менә кайларга чаклы таралып, татарның бердәм этномәдәни тирәлеген булдырып яшәгәннәр!
Күпмедер вакыттан югарыда санап үтелгән биләмәчеләр – «бобыль»ләр – ясаклы татар дип аталачак һәм аларга карата сословиене аңлатучы «чуаш» дигән термин башкача кулланылмаячак. Шунда аларның яңа авылы Мөшегә булачак, ә Имәнчедә башка «бобыль»ләр яшәячәк.
Бу тарихи факт бобыль статусындагы татарларның ничек итеп тулы хокуклы биләмәче-«башкорт» булып китүен күрсәтүче типик мисал итеп карала ала. Үтенеч язучылар, җир биләүгә хокукларын тагын да ныгыту максатыннан, патшадан русча «оберегательная память» дип аталган документ бирүен сораганнар. Мөһер сугылган мондый рәсми кәгазь булганда, аларның биләмәләренә башкалар кул суза алмый, ышанычлырак та була. Бу документның исеменә ук «саклый торган» дигән мәгънә салынган, әмма ул еш кына «владенная память», ягъни «җиргә хокук бирүче» дип тә атала.
Аеруча кызыксыну уяткан Сәхипгәрәй хан ярлыгы турында тулырак әйтеп үтик. Аның турында мөшегәлеләрнең ирехтелеләр белән җир бәхәсе уңаеннан әйтелә. Беренчеләренең биләмәләргә хокукларын раслап 1680 елда патша указы кабул ителә. Документның русча текстын китерәбез: «В [7]188 [1680] г. «по указу великого г[осу]д[а]ря прислана великого г[осу]д[а]ря грамота, велено Уфинского уезду Казанской дороги деревни Мушуги ясачным татарам Акешке Доскееву с товарищи вотчиною по Ику реке, которою владели отцы их и они по крепостям девят[ь]сот дватцет[ь] девятого да семь тысяч восем[ь]десят пятого годов (9295 [1523]г. и 7085 [1577] г. – Т.К.), владет[ь] им по прежнему,<…>а уфинским башкирцам Каракуске Аканаеву с товарыщи в той вотчине отказат[ь]»6.
Әйтергә кирәк, җир бәхәсен мөшегәлеләр файдасына шулай хәл иткәнче, хакимият мәсьәләне җентекләп өйрәнә. Бу хакта 1678 елның 20 маена караган документта болай әйтелә (монысын да татарчага тәрҗемә итми китерәбез): «Спорною вотчиною по Ику реке которою владели Акешка с товарыщи отцы их и они по крепостям 929 [1523] и 7085 [1577] годов, велено владеть им Акешку с товарыщи по прежнему да и потому им тою вотчиною владеть на Уфе в ясачных книгах та вотчина написана за ними и в сыску обыскные люди сказали, что та вотчина их Акешкова с товарыщи, а не башкирская». Воевода П. Д. Скуратов7 боерыгын китерәбез: «в Уфинской уезд в вотчину ясашных татар Акешка Доскеева с товарыщи чем владели деды и отцы их и они, послать кого пригоже8», а «приехав в той вотчине межи и грани и урочища и с чьеми вотчинами смежна описать <…>, и описав велеть им Акешку с товарыщи тою вотчиною владеть и ясак платить по прежнему, чтоб впредь о том челобитья не было».9
Әлеге өземтәдән күренгәнчә, биләмәчеләр Акеш һәм аның иптәшләре ясаклы татарлар, ирехтелеләр «башкорт» дип язылган. Шунысы әһәмиятле, беренчеләренә карата элеккеге кебек «бобыль» термины кулланылмый. Безнең фикеребезчә, «бобыль»дән соң туп-туры «башкорт» дип аталмауларының сәбәбе аларның Казан ханлыгы чоры һәм тархан ярлыгы белән эзлеклелеген, аларның үзенчәлеген күрсәтүдән килә. Этномәдәни яктан гына түгел, юридик яктан да алар төбәктәге «башкорт»тан аерылмыйлар, алар белән беррәттән окладлы ясак түләүдән тыш, патша походларына да җәлеп ителәләр. Алар нәселенә карата фәкать сословиене аңлатучы «башкорт» термины кулланыла башланганчы шактый вакыт үтә.
Мөшегәлеләрнең Ирехте олысы биләмәчесе Каракүз Аканаев белән җир бәхәсен чагылдырган 7188 [1680] елгы документ башка чыганакларда да телгә алына. Сәхипгәрәй хан биргән тархан ярлыгы Акеш Доскәевтә сакланган, ә аңа бабасыннан мирас булып калган. «Вотчина <…> написана в Казани в прежних ясашных книгах по сию Казанского взятия в первых летах, а у него же Акешки Доскеева с товарищи на ту вотчину до Казанского взятия, как в Казани был татарский царь и тогда вотчину дал владеть деду его Доскену Белякову и дал жалованную грамоту и та де грамота татарская у него Акешки.» Алар казнага зур күләмдә ясак түләгәннәр (бу хакта болай әйтелә: «ясаку в Казань и на Уфе по тредцати по три (33. – Т.К.) куницы да в Казани же сверхъ того денег по шести рублев, по двадцати по три (23. – Т.К.) алтына по две деньги по десяти батманов меду на год». Бу чыганакта да аларның Бүләр олысына караганлыгы хакында бер сүз әйтелми.
1700 елда Морзакай Юкачев һәм аның биләмәләрендә 20 дән артык авыл булып урнашкан бобыль сословиесендәге татар һәм марилар белән бәхәс килеп чыга. Биләмәче патша исеменә хат яза, гозерендә аларны үз җирләреннән куып җибәрүне сорый, җәбер-золымга дучар иткәннәр, имеш. Әмма аның үтенече канәгатьләндерелми, киресенчә, бу бәхәс «бобыль»ләр файдасына тәмамлана, алар 1701 елда патшадан «оберегательная память» дип аталучы документ алуга ирешәләр. Әнәккә дә кагылышлы бу документ турында XIX гасыр чыганакларында берничә тапкыр әйтелә, аның эчтәлеген белмәүчеләр авыл 1701 елда нигезләнгән дигән ялгыш нәтиҗәгә киләләр.
Морзакай Юкачевка кайтыйк. Бер тапкыр ул Мөшегә авылы татары, икенче тапкыр – шул ук авылның ясаклы татары, өченче тапкырында – Айман авылы ясаклы татары дип атала. Соңгы авыл аның төп яшәү урыны булып китә, оныклары да шунда гомер итәләр.

Әнәккә кайчан, кемнәр нигез салган?

Әнәк авылы югарыда әйтеп үткән Морзакай Юкачев белән бәйле 1701 елгы документта беренче тапкыр телгә алына. Әлеге чыганакта анда яшәүче Юлай Мәкәев бер урында ялгыш Пучы авылыныкы (5 нче биттә), икенче урында Күҗәкәнеке (23, 36, 39 битләрдә) дип күрсәтелә. Соңгы авыл Күҗәгол дип тә языла – бу атаманың шундый кеше исеме белән бәйле булуын күрсәтә. Документның бары 24 нче һәм 26 нчы битләрендә генә Юлай Мәкәев Әнәк авылы кешесе буларак телгә алына.
Әнә шул Күҗәкә авылы кешесе дип күрсәтелгән Юлай Мәкәев 1701 елда хакимият вәкиленең соравына (допросына) түбәндәгеләрне әйтә: аның авылында барысы 5 хуҗалык, аларның Пучыдан бүленеп чыгып, яңа урынга (Әнәккә) күчкәннәренә өченче ел киткән.
Әлеге кыска мәгълүмат авылга кайчан һәм ничек барлыкка килүенә ачыклык кертергә ярдәм итә. Күргәнебезчә, Әнәккә 1698 елда пучылылар нигез салган, күченгән 5 хуҗалыкның берсе Юлай Мәкәевнеке була. Калган хуҗалык башлыкларының исемнәре күрсәтелми, шуңа да карамастан, аларның берсе Әнәк исемле, яңа барлыкка килгән авыл аның исеме белән аталган дип фараз кылабыз.
Юлай белән Әнәкнең һәм калган 3 хуҗалыкны тәшкил иткән кешеләрнең уллары 1762 елгы ревизия исемлегендә күрсәтелә, бу хакта тулырак алдагы бүлектә әйтеп үтәрбез.
Әнәкне нигезләүчеләр Пучыдан күченгәнче хөкүмәткә 40 ел «бобыль» ясагы түләп яшәгәннәр, шуңа «бобыль»ләр дип аталганнар. Морзакай Юкачев биләмәләрендә яшәүләренә карамастан, мондый ясак түләү аларның аңа бәйле булмауларын күрсәтә. Алар иген иккәннәр, печән чапканнар, утынлыкка урман кискәннәр, әмма моның өчен Морзакайга түгел, ә хөкүмәткә 40 ел буена ясак түләп барганнар. Әмма Морзакай биләмәләрендә җәнлек-кошлар ауларга, умарта тотарга хокуклары булмаган, моның өчен аның үзеннән рөхсәт алырга, аңа оброк түләргә кирәк булган.
Чыганакта күп очракта «бобыль»ләр дип аталсалар, кайбер очракта аларның милләте, Морзакай Юкачевныкы кебек, татар дип күрсәтелә.
Шулай итеп «бобыль» сословиесендәге татарлар 1698 елда Әнәккә нигез салалар. Бу сословие кешеләрен гадәттә Казан өязеннән күчеп килүчеләр тәшкил иткән, алдарак сүз барачак 1760 елгы чыганакта Әнәк авылы кешеләренең ясаклы татар дип аталуы шуңа ишарәли.

1762–1795 елларда авыл тормышы

1762 елда Россиядә хакимияткә Екатерина II килә. 1762–1796 елларда илнең үсеше аның эшчәнлеге белән бәйле. Кайбер либераль үзгәрешләрдән башлап, Крестьяннар сугышы (1773–1775 еллар) кебек дәһшәтле вакыйгадан соң, аның сәясәте кискен төсмер ала, цензураны көчәйтүгә китерә.
Моңарчы көчләп чукындырулардан иза чиккән татар халкы патшабикәдән кайбер мәрхәмәтлекләр күрә. Мәчетләрне явызларча җимерүдән туктаткан, яңа мәчетләр салырга рөхсәт биргән һәм кайбер башка яхшылыклар эшләгән бу затка күңеле булып, халык аны «Әби патша» дип атый башлый.
1762 елгы Әнәк авылы ир-атлары исемлегеннән бу чорда кемнәр яшәгәнен, авыл нинди зурлыкта булуын беләбез. Гасыр ахырында (1795 ел) үткән халык санын алу авылдагы демографик үзгәрешләрне чагылдыра. Шуңа күрә бу бүлектә сүз нигездә 1762 һәм 1795 елгы ревизия документларына таянып алып барылачак. Әмма бу хакта тулырак сөйләгәнче, Әнәк тарихындагы бер мөһим вакыйгага тукталып үтәбез.

Яңа җирләр эзләп – Ногай юлына

Әнәк авылы, барлыкка килгән чордан алып, административ яктан Уфа өязенең Казан юлына карый. Казан юлындагы авылларда гомер итүче татарлар әлеге өязнең башка юлларында, аерым алганда, Ногай юлында яшәүче милләттәшләре белән тыгыз элемтәдә булалар. Шундый ук менталитетлы, гореф-гадәтле төрле авыл халыклары чын мәгънәсендә бердәм татар этнокультур тирәлектә яшиләр. Уфа өязенең кайсы төбәгендә яшәүләренә карамастан, алар бер-берсе белән даими аралашкан, кызлар бирешкән. Боларны раслаучы фактлар 1762 һәм 1795 елгы ревизия документларында, соңрак метрикә кенәгәләрендә дә чагылыш таба.
Яиксуба-Мин олысы биләмәчеләре белән договор һәм Уфа провинциаль канцеляриясенең 1760 елның 16 мартындагы указы нигезендә Ногай юлына старшина Мәксүт Морзакаев һәм ясаклы татарлар Мәсәй Морзин, Шәрипкол Илкин, Мөкмин һәм Ярмөхәммәт Йөзәевлар, Ибрай Ишкенин, Ибрай Тохтаров (Әнәктән; чыганакта «Яняково»), Рыкай Биганов, Мәсәй Йосыпов, Шәрип Юлдашев, Габделкәрим Әлмәкәев (Пучыдан; «Моисеево»), Мансур һәм Абдулла Сырмәтовлар, Кинҗә һәм Юлдаш Мәмәдәлиннар (Шәйчурадан), Арыслан Аймәтов (Мухан авылыннан; «Муканово»), Хоҗәмкол һәм Рәфикъ Колмәтовлар, Искәндәр Хәлилов (Бүләр авылыннан; старшина Минәй Бикбовов командасына карыйлар), Әлмәкәй Ишмәтов, Ишәнәй Бикмәтов (Тузганабикә авылыннан), Тимеркәй һәм Гомәр Ирмәкәевлар, Яркәй Досаев (Маткауш-Тамак авылыннан), мулла [Х]әсән Әлмөхәммәтов (Бикбау авылыннан; старшина Уразмәт Йосыпов командасына карыйлар), Чүнәй Такаев (Таулар авылында туып-үскән), Кыяз Ибраев (Туер авылыннан; «Таирово») һәм Тләммәт Аблаев (Псәй авылыннан; «Псеево») карыйлар. Соңгылары Байлар олысы старшина Сөендек Тукбаев командасында торалар. Алар Торынтаеш елгасы буена килеп утырган, шул исемдәге авылга нигез салучылар булып торалар (бүгенге көндә Башкортостанның Әлшәй районына карый). Күренгәнчә, күчеп утыручыларның күпчелеген Әнәк, Пучы, Шәйчура, Мухан һәм Бүләр авылларына караучы һәм Бүләр олысына керүче ясаклы татарлар тәшкил итә.
Торынтаешның 1762 елгы ревизия документы бу мәгълүматларны шактый тулыландыра һәм төгәллек кертә, шулай ук күчеп утыручыларның күбрәк булуын күрсәтә. Документ төгәл итеп старшина Минәй Бикбов командасыннан – 46, старшина Уразмәт Йосыпов командасыннан – 17, старшина Сөендек Тукбаев командасыннан – 8, старшина Нияз Ибраев командасыннан – 7, старшина Ураз Десятов командасыннан 5 ир-ат күчеп утыруын күрсәтә. Әлеге документта Сарашлы елгасы буендагы Әнәктән (чыганакта «Аняково, что на речке Сарашле») 17 ир-ат (шул исәптән Туймәс Килмәкәев, Шәрип һәм Рахманкол Илкиннар, Мәсәй Морзин, Ибрай Ишкенин, Габделкәрим Әлмәкәев, Гомәр Байгилдин) күрсәтелә. Безнең фаразлавыбызча, әлеге Мәсәй Морзин – Торынтаеш авылы исемлегендә аерым һәм вафат булган дип теркәлгән, кайсы авылга караганы күрсәтелмәгән Морза Әнәковның улы булырга тиеш.
Уфа провинциаль канцеляриясенең 1760 елның 14 мартына караган указында әлеге ясаклы татарларга мөрәҗәгать иткәндәй түбәндәге сүзләр әйтелә: «Сего марта 10-го дня доношением, поданным в реченную правинцыальную канцелярию, объявляя, что жительством вы состоите в предъявленных деревнях, в коих и по минувшей генеральной ревизии написаны, токмо в домашнем по вашему обыкновению извороте, яко то в хлебопашестве, коего по посеву вашему ничего не родится, а особливо и земли в окружность тех деревень предписано и сенных лугов имеется самое малое число, да и в лесу едва ко исправлению домашних економией находить [не] можете к снятию лубьев способных дерев, и ничего в тех окружностях приписанным к деревням вашим найти не можете, которые де вы принуждены были по потребности до сего издалека привозить, и так в том имеете крайней недостаток, что домашнею еканомиею чрез несколько лет поправить, как то протчия ваша братья обзавелись, и не можете. Отчего убегая, как бы не приттить в невсостояние и не отстать бы и платежем подлежащего в казну ясака, взяли по уступке Уфимского уезду, Нагайской дороги, Яиксуби-Минской волости сотника Идрися Муашева, правящего старшинскую должность Якшимбетя Бекташева, бывшаго сотника ж Аккулая Бекташева с товарыщи вотчинную способную к житью и к домашнему по вашему обыкновению извороту землю по межам, явствующим в данном вам от них татарском письме, с коего впредь обязались они вам дать от крепостных дел запись, из оброку платежем на год с каждого двора по 15-ти коп. и общей с ними подводной гоньбы, понеже де мимо то[го] жительство, где оная нынешняя помянутым сотником Идрисем с товарыщи уступленная вам земля имеется, проложена к городу Оренбургу Ново-Московская дорога, где вы по достатку земли и протчего, яко то лесов, сенных лугов, поселиться и жительствовать, не исключая и команд, в коих вы ныне находитесь, усердно желаете, токмо без указу здешней канцелярии для житья опасны. Просили, чтоб вам в предписанную Яиксуби-Минскую волость на кортомленную вами у помянутых сотника Идриса, с товарыщи землю для житья переехать дозволить… ».
Әлеге тексттан күренгәнчә, Казан юлының төрле җир олысларына караган ясаклы татарларның Ногай юлына күчеп утыруларының төп сәбәбе итеп аларның үз авылларында эшкәртергә җирләре һәм урман-болыннары аз булу күрсәтелә. Яңа урында алар биләмәчеләргә һәр хуҗалыктан (йорттан) ел саен 15 сум түләп барырга һәм алар белән беррәттән дәүләткә тиешле бурычларны үтәргә тиеш була.
Алдарак сүз барган Уфа провинциаль канцеляриясенең 1760 елның 16 мартындагы указында Яиксуба-Мин олысы биләмәләренә күченүчеләр ясаклы татарлар дип күрсәтелә. Димәк, Әнәк авылы халкы 1760 елда да ясаклы татар сословиесендә була. Бары 1762 елгы ревизия документында гына алар беренче тапкыр типтәр сословиесендә теркәлә.

1762 елгы исемлектә – авыл нәселләре

1762 елда Әнәктә 44 ир-ат теркәлә. Авыл халкы старшина Минәй Бикбауов командасында исәпләнгән. Әнәк белән беррәттән, аның командасында 36 авыл (Әтрәкле, Мөшегә, Мари Бүләр һ. б.) «типтәр»ләре күрсәтелә.
Исемлек башында Мәүлекәй Морзин (55 яшь), аның уллары Фәтхулла (8), Мөрсәлим (вафат), Шәрип Морзин (45), аның уллары Габдерәхим (12), Абдулла (8), Гобәйдулла (1), Исергәп Морзаев (вафат), аның уллары Сөендек (35), Сагындык (31; аның улы Рәхмәтулла (1)) теркәлгән.
Әлеге мәгълүматлар нәсел башында Морза исемле кеше торуын, нәселнең зур булуын күрсәтә. Шуңа шартлы рәвештә Морза нәселе дип атарга була. Бүгенге көндә бу нәселдән Шәех Фәрдиевнең балалары һәм оныклары билгеле.
Икенче зур нәселгә Ишкилде Юлаев (40 яшь), аның уллары Миңлегол (6), Ишмөхәммәт (10), Кушкилде Юлаев (37), аның уллары Әбүбәкер (7), Бәшир (4), Хәмит (1), Сөләйман Юлаев (35), аның улы Габдерәхим (2) һәм туганы Габдессәлам [Юлаев] (30) керә. Нәсел башында Юлай исемле кеше торуын искә алып, Юлай нәселе дип атый алабыз. Алдагы бүлектә Юлайның фамилиясе Мәкәев булуын күрсәтеп үткән идек.
Өченче зур нәселне Ибрай Килмәкәев (75 яшь), аның уллары Ямангол (20), Миңлегол (18), Сөбханкол (10), Миңлебай (8), Имангол (3) тәшкил итә. Башында Килмөхәммәт һәм аның улы Ибраһим торган бу нәселне барлык Татарстанга таныткан шәхес – җөмһүриятебезнең Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев.
Дүртенче нәсел итеп Ает Илмәтов (70 яшь), аның уллары Габдрахман (20) һәм Габделҗәлил (7) атала ала. Бу нәселне Илмәт (Илмөхәммәт) нәселе дип атарга була. Илмөхәммәт алдарак күрсәтелгән Килмөхәммәт белән бертуган булырга мөмкин, моны, нәсел тамгаларын өйрәнеп, тәгаен ачыкларга була.
Бишенче нәсел итеп Мәсгут Мәмәтколов (вафат), аның уллары Дәмин (30), Ишем (10) күрсәтелә ала. Соңгысының тулы исеме «Ишембай» булып, чыганакта аның кыскартылган (диалекталь) варианты язылган дип уйларга кирәк. Нәсел башында Мәмәткол исемле кеше торуын искә алып, Мәмәткол нәселе дип атый алабыз.
Исәй Әнәков (вафат), аның улы Мортаза (35 яшь), Мансур Морзин (вафат), аның улы Искәндәр (4), Мөэмин Йөзәев (30), аның улы Кинҗә (1) аерым нәселләр булып карала ала кебек (нәсел тамгаларын өйрәнү тулы ачыклык кертә алыр иде).
Әнәк авылы исемлегендә варислары булмаган ир-атлар да күзгә ташлана. Болар – Балтач Миңлебаев (50 яшь), Апас Сарбашев (80; аның туганы Сарман вафат булган), Ишем Ишмәтов (60).
Йөзәй Әнәков һәм аның улы Ишкенә вафат булганнар, варислары калмаган. Алдарак телгә алган Исәй Әнәковне күз алдында тотып, авылга нигез салучы Әнәкнең 2 улы булган, шуларның берсеннән нәсел дәвам иткән дигән нәтиҗәгә киләбез.
Шулай итеп, 1762 елгы исемлек зур әһәмияткә ия. Авыл күптәннән яшәп килсә дә, аның нәселләре беренче тапкыр шушы чыганакта телгә алына. Әнәкнең улларын теркәп, әлеге чыганак авылга нигез салучы шул булган дип дәлилле фараз кылырга мөмкинчелек бирә.
Торынтаешка күчеп утырган Сарашлы елгасы буендагы Әнәк авылы кешеләре түбәндәгеләр: Туймәч Килмәкәев (37 яшь), Шәрипкол Илкин (57; аның уллары Әмин, Зәбир, Йосып), Рахманкол Илкин (вафат; аның улы Рәмкол), Мәсәй Морзин (50; уллары Мәдияр, Габдерәшит, Габделваһап, Габделмәннан), Ибрай Ишкенин (45; уллары Сәйфелмөлек, Сәйфулла, Нигъмәтулла, Яһудә), Габделкәрим Әлмәкәев (16; улы Тимер), Гомәр Байгилдин (32). Болардан Габделкәрим Әлмәкәев соңыннан Әнәкнең 1795 елгы ревизия документында теркәлә.
Торынтаеш авылына күчеп утыручылар старшина Мәксүт Морзакаев командасына керәләр. Югарыда күрсәтелгән Әнәк ир-атларыннан тыш, әлеге команда составында түбәндәге авылларның ир-атлары теркәлә: Торынтаеш («Турунтаишева, что на речке Нурме»; 59 ир-ат), Шәйчура («Шайчюрино, что на речке Базене»; 5 ир-ат), Тузганабикә («Тюзгиной Бика, что на речке Ик»; 10 ир-ат), Бүләр («Булярово, что на речке Иски Буляр»; 7 ир-ат), Шах («Шаково, что на речке Кудаше»; 6 ир-ат), Васильево («Васильево, что на речке    Менетмень»; 2 ир-ат), Никифар («Никифорово, что на речке Узянли»; 5 ир-ат), Җәмәк («Ямаково, что на речке Узянли»; 5 ир-ат), барысы 119 ир-ат. Васильево авылы соңрак Иске Васильевкага әйләнә. Җәмәк авылы Гайниҗәмәк дип тә йөртелә.
Гайниҗәмәк, Торынтаеш, Иске Васильевка, Никифар – бүгенге көндә Башкортостанның Әлшәй районына керүче авыллар. Шах авылы исә Ярмәкәй районына карый.
Әнәк, Шәйчура, Тузганабикә, Бүләр авылларыннан күчеп киткән типтәр сословиесендәге татарлар Торынтаешта төпләнәләр. Моны ачыклар өчен без Торынтаешның 1795 елгы ревизия документын өйрәндек, анда элек Әнәк, Шәйчура, Тузганабикә, Бүләр авылларында яшәгән ир-атларны таптык. 
Чыгышы буенча Әнәк авылыннан булган Мәдияр (51), Габдерәшит (44), Габделваһап (39), Габделмәннан (34), Габделҗәлил (30) Мәсәевлар, Әмин (52), Зәбир (44), Йосып (39) Шәрипколовлар 1795 елда Торынтаешта зур нәселләрдән саналалар. Йосып Шәрипколов Уфа наместничествосы идарәсе указы нигезендә авылның мулласы, мөхтәсибе һәм мөдәррисе итеп билгеләнә. Аның хатыны Бөгелмә округы Нәдер авылыннан була.

Старшина Мәксүт Морзакаев та (1795 елда 67 яшь) Торынтаешта яши. Шунысы игътибарга лаек, аның беренче хатыны Минзәлә округы Чуракай авылы «башкорты» кызы Салиха Чуракаева (63 яшь) була. Димәк, ул хәзерге Актаныш районының Чуракай авылына нигез салган Чуракай исемле биләмәче гаиләсендә якынча 1733 елда туган.
Шулай итеп, Торынтаешка Әнәк авылыннан 55 ир-атның 19 ы күчеп утырган. Әнәктә калган типтәр сословиесендәге 36 ир-ат исәбендә Татарс-
танның беренче Президенты М. Ш. Шәймиевнең бабасы Ибрай Килмәкәев һәм аның уллары була.

Әнәк 1795 елда. Нәселләр кире кайта
1773–1775 елгы Е. Пугачев җитәкчелегендәге Крестьяннар сугышында катнашкан авыллар исемлегендә Әнәк тә телгә алына. Документта аның халкы старшиналар Өметкол Тәүкилев һәм Мәксүт Морзакаевлар командасына кергән ясаклы татарлар дип язылган. Әлеге факт татарларны «типтәр» дип язу тулы көченә кермәгәнлеген күрсәтә.
1781 елның 23 декабрендә патшабикә Екатерина II Уфа наместни-
чествосын булдыру турында указга кул куя. Ул Оренбург (составына Бозаулык, Югары Урал, Оренбург һәм Сергиевск өязләре керә) һәм Уфа (составында Бәләбәй, Бөре, Бөгелмә, Богырыслан, Минзәлә, Стәрлетамак, Уфа, Чиләбе өязләре) өлкәләрен үз эченә ала. Әмма «Әби патша»ны яратмаган император Павел I, хакимияткә килү белән, аның күп реформаларын юкка чыгара. Яңа указ нигезендә Уфа наместничествосы 1796 елның 12 де-
кабреннән Оренбург губернасына әйләнә, өлкәләр бетерелә, ә өязләр үзгәрешсез кала.
1782 елда Әнәктә нибары 40 ир-ат һәм 23 хатын-кыз теркәлә. 1762 ел белән чагыштырганда ир-атлар саны азаюның сәбәбе нәрсәдә?
Бәләбәй округының Сарай авылы (бүгенге көндә Башкортостанның Әлшәй районы авылы) «типтәр»ләренең исемлеген өйрәнгәндә, бу авылдан Сагындык Исергәповның 1785 елда Минзәлә округы Әнәк авылына күчеп утыруы турындагы мәгълүматка игътибар иттек. Аның гаиләсендә бу вакытта хатыны Сәлимә Мортаза кызы, уллары Көчек, Вәлиша, 4 кызы (икесе «башкорт»та кияүдә) була. Олы улы Рәхмәтулла Сагындыков үз гаиләсе белән яши.
Сагындыкның абыйсы Сөендек Исергәпов (1793 елда вафат) гаиләсе дә Бәләбәй округының Сарай авылы исемлегендә теркәлгән. Әмма Сөендекнең тол хатыны Мөхиббә Ямангол кызы (43 яшь), 4 улы һәм 2 кызы (кечесе 1784 елда мәрхүмә була) беркая да күченмиләр. 
Сагындыктан бер ел алдарак Сарай авылыннан Әнәккә тагын ике нәсел күченгән. Боларның беренчесе – Мортаза Исәев. Аның 2 хатыны (Гөлбәдәр Мәүлекәй кызы һәм Баян Биккенә кызы), улы Габделлатыйф һәм кызы була. Мортаза, Әнәк авылының 1762 елгы исемлеге буенча, Исәй Әнәковның улы буларак билгеле иде. Димәк, болар бабасы Әнәк нигез салган туган авылына кире кайтырга булганнар.
Икенче нәсел – 4 бертуган Абдулла, Габидулла, Фәйзулла, Хәбибулла Шәриповлар. Алар анасы Салиха Кадермәт кызы, сеңлесе Фатыйма, Абдулланың хатыны Шәһәрбану Сәгыйть кызы, улы Гали, кызлары Шәмсениса, Шәмсекамәр, Габидулланың хатыны Гөлзия Мөрсәлим кызы белән бергә күченәләр. Габидулла башка чынакларда Гобәйдулла дип язылган. 1762 елгы исемлектә Абдулла белән Гобәйдулла Шәрип Морзинның уллары дип күрсәтелгән иде. Димәк, болар да туган авыллары Әнәккә кире кайтырга булганнар.
Сүз уңаеннан әйтик, югарыда әйтеп үткән Сарай авылы Минзәлә округының тагын бер авыл кешеләрен үзенә тарткан: 1793 елда бирегә Коллар авылыннан Йосыф Туйчин (58 яшь) гаиләсе дә күчеп утыра. Аның хатыны, уллары Күсәпкол (8), Теләпкол (5), кызлары Алтынчәч (12) һәм Карачәч (9) була.
1795 елда Уфа наместничествосы Минзәлә округына кергән Әнәктә 70 ир-ат һәм 63 хатын-кыз теркәлә. Ревизия документына «выборной» Ишмөхәммәт Ишкилдин нәсел тамгасын салган.
Исемлек башында Кушкилде Юлаев (1795 елда вафат) гаиләсе теркәлгән. Аның хатыннары Сылубикә Йортбагыш кызы (52 яшь) һәм Аднабикә Мөсәй кызы (47), уллары Бакир (39), Бәшир (38), Хәмит (33), Хәмидулла (16) һәм оныклары калган.
Болардан соң Баязит (26 яшь), Мәхмүт (24), Мәксүт (20) Сөләймановлар гаиләләре турында мәгълүматлар бирелә.
Алга таба ревизия исемлегендә Дәмин (1787 елда вафат) һәм Ишем (1789 елда вафат) Мәсгүтов варисларын күрәбез. Дәмин нәселен уллары Тимеркәй (29), Миңлебай (20), Корбангали (14), Ишемнекен – Хәсән дәвам итә.
Авылда өлкәннәрнең берсе Гапсәлам Юлаев (70 яшь) була. Ул хатыны Зәбидә Ает кызы (42), уллары Габделкәрим (28), Габделвахит (21), Габделмәҗит (16), киленнәре һәм оныклары белән яши.
Ревизия исемлегенең ахырынарак Әнәк авылына күчеп утырган хуҗалыклар турында мәгълүматлар бирелә. Алар чыгышы буенча Минзәлә һәм Бәләбәй округларына караган Сабай авыллары «типтәр»ләре дип күрсәтелә. Алар бирегә үз авыллары һәм Әнәк халкыннан рөхсәт алып килеп утырганнар.
Минзәлә округы Сабай авылыннан күченүчеләрне атап үтик. Бер хуҗалык булып Аиткол Габделкәримов (34 яшь), аның хатыны Гөлсем Әхмәр кызы (42), балалары Мөхәммәтәмин (8), Мөхәммәтгали (4), Мөхипҗамал (13), Шәмсекамәр (11), туганы Мөхәммәтрәхим Габделкәримов (28, аның хатыны Фатыйма Салих кызы (25), Минзәлә округы Бүләр авылы «типтәр»е кызы), уллары Билал (3) һәм Насих (2) яши. Болардан соң ялгыз яшәүче Сәлим Даутов (37 яшь) күрсәтелә.
Бәләбәй округыннан күченүчеләргә игътибар итик. Монда җитди искәрмә биреп итү кирәк. Төгәлрәк чыганактан авылның исеме Сарай дип аталуын белгән идек, шуңа күрә алга таба сүз шул авыл кешеләре турында барачак.
Сарайдан беренче булып югарыда телгә алынган Мортаза Исәев, аның хатыннары Гөлбәдәр Мәүлекәй кызы (Минзәлә округы Дусай-Кичү авылы татары кызы) һәм Баян Биктимер кызы, аларның улы Габделлатыйп, Габделлатыйпның хатыны Мөхиббә Айдагол кызы (ул шул округның Айман авылы «башкорт»ы кызы), аларның уллары Габделхаликъ (9), Габделхәмит (6), аларның кызлары Рәйхан (8), Галәмша (2) теркәлгән.
Аерым хуҗалык булып бертуганнар Рәхмәтулла (33 яшь), Көчек (24), Вәлиша (16), аларның анасы, гаиләләре яши. Рәхмәтулланың уллары Сәйфулла (6) һәм Зәйнулла (3), Көчекнеке – Гайнулла (3) теркәлгән. Рәхмәтулланың хатыны Пучыдан, Көчекнеке – Качкын авылы «башкорты» кызы була.


Иң соңгы зур хуҗалык булып бертуган Абдулла (38 яшь; уллары Габделнасыйр (12), Ибәтулла (3), Гыйсмәтулла (1)) һәм Гобәйдулла (33; уллары Җиһанша (5), Дәүләтша (3), Батырша (1)) Шәриповлар теркәлгән. Абдулланың хатыны Шәһәрбану Сәгыйть кызы Минзәлә округы Бикбау авылы «типтәре» гаиләсендә туып-үскән. Гобәйдулла Шәрипов 1 нче хатыны Гөлзия Мирсәлим кызы (шул ук округның Пучы авылы «типтәре» кызы), 2 нчесе Җәмилә Куат кызы (шул ук округның Бүләк авылы «типтәре») кызы була.
Шулай итеп, Әнәк авылына яңа гаиләләр күчеп килү халык санының шактый артуына китерә. 1782 ел белән чагыштырсак, хәзер монда 2 тапкырдан күбрәк кеше яши. Никахлар ясаклы татардан «типтәр»гә әйләнгән әнәклеләрнең башкорт һәм башка сословиедәге татарлар белән бердәм этномәдәни тирәлектә яшәвен чагылдыра. XIX гасырга аяк басар алдыннан Әнәк җитди үсеш алган авылларның берсе санала.

Таһир КӘРИМОВ, 
тарихчы-галим 
 

Комментарийлар