Еллар һәм юллар гизеп...
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының иҗат юлы гаять кызыклы һәм үзгә. 1933 елны алдынгы колхозчыларның Беренче Бөтенсоюз съезды карары һәм К.Тинчуринның шәхси инициативас...
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының иҗат юлы гаять кызыклы һәм үзгә. 1933 елны алдынгы колхозчыларның Беренче Бөтенсоюз съезды карары һәм К.Тинчуринның шәхси инициативасы белән Татар дәүләт академия театры филиалы буларак оешкан колхоз-совхоз театрына, әүвәл Республика күчмә театры, аннан инде Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры булганчы, шактый озын һәм катлаулы юл үтәргә туры килә.
Ул вакытта труппаның нигезен Г.Болгарская, Ә.Яһүдин, Г.Камская, Г.Гыйматов, М.Рәхмәтуллина, Х.Исмәгыйлев кебек данлыклы артистлар тәшкил итә. Алдагы елларда В.Минкина, Р.Кушловская, М.Шаһидуллина, Л.Фарсина, С.Исмәгыйлева, Г.Нуруллин, Ф.Фарсин, К.Нуруллина, Н.Латыйпова һ.б. артистлар озак еллар театрда көч куя.
Театр оешкан көннән башлап, аның җитәкчеләре һәм режиссерлары булып, Р.Ишморатов, Г.Ильясов, соңрак А.Мәҗитов, М.Хәмзин кебек билгеле шәхесләр эшли. Театрның аякка басуына һәм үсешенә режиссерлардан С.Вәлиев-Сульва, К.Тумашева, Р.Тумашев, шулай ук М.Сәлимҗанов, Р.Бикчәнтәев, П.Исәнбәт кебек режиссерлар үзләреннән саллы өлеш кертә.
Театр беренче көннәреннән үк тамашачыларны афиша төрлелеге белән шатландыра. Репертуарда татар драматургиясен тәшкил иткән әсәрләрне дә (К.Тинчурин белән К.Нәҗминең «Булат бабай семьясы», Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр», М.Фәйзинең «Галиябану»...), тәрҗемә әсәрләреннән Ж.Мольерның «Жорж Донден», А.Островскийның «Кичеккән мәхәббәт» һ.б. спектакльләрне дә күрергә була. Алар кайвакыт гаять кырыс шартларда уйнала. Әмма бернинди кыенлыкларга да карамастан, артистлар югары профессиональ дәрәҗәдәге театр сәнгатен халыкка тарата.
60–70 елларда артистлар Ю.Әминов, Х.Вахит, Т.Миңнуллин, И.Юзеев, А.Гыйләҗев кебек яңа буын драматурглары әсәрләрендә тәрбияләнә: андый спектакльләрдә Р.Мифтахов, И.Мәхмүтова, Х.Мәхмүтов, Р.Хәбибрахманова, Н.Шәйхетдинов, Л.Миңнуллина, Н.Нәҗмиев, Ә.Галиуллин кебек гаҗәеп талантлы актерлар үсеп чыга.
1988 ел театр тарихында кискен борылыш чоры була. Шул елны театрга, үзенә нигез салучыларның берсе, бөек татар артисты, режиссеры, драматургы К.Тинчурин исеме бирелә. Нәкъ шушы елны театр стационар буларак эшли башлый һәм М.Горький урамы, 13 йорт адресы буенча урнашкан бинага күчә. 55 елга сузылган кагылып-сугылып йөрүдән соң, ниһаять, театр туган йортына әйләнеп кайта. Шул вакыттан театр тормышының яңа этабы башлана. Стационар тормыш театр сәнгатеннән яңа алымнар белән эшләүне таләп итә: яңа репертуар төзелә, актив рәвештә яңа форма, стиль һәм жанрлар эзләү башлана.
1984 елдан 2002 елга кадәр театрны Р.Ш.Әбелмәмбәтов җитәкли. Үзенең шәхси инициативасы, тырышлыгы, максатчанлыгы белән ул К.Тинчурин театрының стационар театр буларак эшләвенә һәм үсешенә зур өлеш кертә.
2002 елдан әлеге вазыйфа Мөсәгыйтов Фәнис Наил улына тапшырыла. Ул бүгенгәчә театр белән уңышлы җитәкчелек итә, актив рәвештә коллективның административ һәм җәмгыяви тормышын оештыра.
1993 елны К.Тинчурин театрының баш режиссеры итеп Заһидуллин Рәшид Муллагали улы билгеләнә. Яңа режиссер, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә, мелодрама, сатира, эпос, водевиль кебек төрле жанрдагы спектакльләр куеп, театр репертуарын тулысынча диярлек яңарта. К.Тинчурин театрындагы иҗади эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк ул чит ил авторларын гына түгел, хәзерге татар драматургия әсәрләрен дә зур уңыш белән сәхнәләштерде. Болар: П.О.Бомаршеның «Шау-шулы көн, яки Фигароның өйләнүе», К.Тинчуринның «Хәйләсез – дөнья файдасыз», «Назлы кияү», «Сүнгән йолдызлар», И.Грекованың «Тол хатыннар көймәсе», Н.Фәттахның «Итил суы ака торур», Б.Брехтның «Кураж ана һәм аның балалалары», Ф.Г.Лорканың «Бернарда Альба йорты» М.Горькийның «Кояш төшмәгән җирдә», Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», Т.Гыйззәт белән Җ.Фәйзинең «Башмагым», Т.Миңнуллинның «Ай булмаса – йолдыз бар!» һ.б. Әлеге спектакльләрнең уңышы төгәл режиссура һәм көчле актерлар уены белән бәйле иде. Спектакльләрнең күбесе төрле Республика һәм Халыкара театр фестивальләрендә призлы урыннарга, диплом, бүләкләргә лаек булдылар.
2000 елда театр үзенең тамашачыларын тагын бер гаҗәеп премьера – немец драматургы Б.Брехтның дөньякүләм билгеле «Кураж ана һәм аның балалары» әсәре белән сөендерде. Бу – Б.Брехт пьесасының Татарстанда беренче тапкыр куелуы иде. Әлеге спектакль К.Тинчурин театрын тулы хокуклы стационар театр итеп танытты, шулай итеп күчмә театр дәвере зур уңыш белән тәмамланды. Моның шулай икәнен тамашачы һәм танылган театр белгечләре дә раслады. Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә, Б.Брехт әсәре буенча куелган әлеге «Кураж ана һәм аның балалары» спектакле ТРның Госфильм фондына яздырылды.
Казанның 1000 еллыгы бәйрәм ителгән көннәрдә, әлеге истәлекле дата уңаеннан, театр Н.Хикмәтнең «Мәхәббәт турында риваять» спектаклен сәхнәләштерде.
К.Тинчурин театрының үсешенә соңгы 30 елда З.Харисов, Т.Фәйзуллина, З.Хәкимҗанова, И.Хәсәнов, Җ.Әсфәндьярова, Ә.Хәсәнова, Л.Галләмова, С.Мифтахов, М.Нәҗмиева, Г.Гарәпшина, З.Зарипова, Р.Төхфәтуллина, И.Сафиуллина, Л.Мәхмүтова, Р.Шәмсетдинов, Ш.Фәрхетдинов, З.Вәлиева, А.Фәтхуллин, Х.Хөснетдинов, Г.Гайнуллина, И.Хафизов, Г.Хафизова, Г.Нәүмәтова, Р.Гайзуллин кебек талантлы артистлар үзләреннән зур өлеш кертте. Эстафетаны, труппаның иҗади егәрен тагын да арттырган талантлы яшьләр: Р.Сәләхова, А.Пискунов, З.Закиров, Б.Зиннәтуллин, Г.Галиуллина, К.Галиева, И.Байназаров, А.Мөсәлләмова, Д.Фәттахова, С.Хәбибуллин, Л.Ибәтуллина, А.Фәтхрахманов, Л.Камалиевалар кабул итте. Бу, үз чиратында, репертуарда К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар», М.Кәримнең «Айгөл иле», Х.Вахитның «Кияүләр» Т.Миңнуллинның «Төш», Н.Хисамовның «Йосыф-Зөләйха», В.Шекспирның «Гамлет», К.Тинчуринның «Соңгы әсәр»е кебек төрле жанрдагы спектакльләр барлыкка килүгә этәргеч булды.
Театрда, лирик һәм фәлсәфи спектакльләр белән беррәттән, милли мәдәниятнең әдәби мирасын пропагандалаучы – Г.Тукайның «Сөй гомерне!», М.Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары», Р.Вәлиевнең «Язмышым юллары» кебек шигъри-музыкаль cпектакльләр дә куела.
Хәзерге вакытта театр актив иҗат эшчәнлеге алып бара, күләмле спектакльләр куя. Шулай ук театр милли классик драматургиянең К.Тинчурин исемендәге Республика театр фестивален оештыручыларның берсе булып санала. Менә ничә дистә еллар инде театр, шәһәр тамашачысын гына түгел, авыл тамашачасын да саекмас иҗаты белән сөендерә. Үзенең мобильлеге, югары иҗади егәргә ия булуы нәтиҗәсендә, театр Татарстанда гына түгел, ә аннан читтә: Себер һәм Урал төбәкләрендә, Ижау, Самара, Уфа, Санкт-Петербург, Мәскәү, Истанбул, Акшәһәр, Әнкара, Брюссель, Брюгге, Финляндия, Германия һәм театр артистлары көчле алкышларга күмелгән башка шәһәрләрдә дә киң танылу тапты.
Югары профессиональ дәрәҗәдәге әзерлек, чарланган уйнау осталыгы, драматургия һәм бүгенге чынбарлыкны яхшы белү – болар барысы да К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләренең үзгә яклары. Шуның өчен аларны халык үз итә һәм ярата. 85 ел эшләү дәверендә, театр үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүдә, татар телен, татар мәдәниятен саклап калуда зур роль уйнап, республиканың мәдәни үсешенә саллы өлеш кертте.
(Язма театр архивындагы мәгълүматларга һәм фотоларга нигезләнеп эшләнде).

Комментарийлар