Логотип «Мәйдан» журналы
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге – иҗтимагый оешма

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге – иҗтимагый оешма

Татарстан язучылар берлеге — Татарстан профессиональ язучылар оешмасы. Берлек 1936 елда оеша. Нигезләүче – РСФСР язучылар берлеге.

I съезд – язучыларның беренче җыены  рәсми рәвештә «Совет язучыларының Беренче Бөтентатарстан съезды» дип аталган. Съезд 1934 елның  25 июлендә Татар дәүләт академия театры бинасында ачыла һәм, Мәгариф эшчеләре йортында дүрт көн дәвам иткәннән соң, 29 июльдә ябыла. Съездны кереш сүз белән язучы Кави Нәҗми ача. Татарстан Язучылар берлегенең беренче идарә составы: Кави Нәҗми( рәис), Кәрим Тинчурин, Гомәр Гали, Гомәр Толымбайский,  Хәсән Туфан, Ләбиб Гыйльми, Г.Ризванов, В.Красный, Кәшшаф Төхфәтуллин (сәркатип).

Идарә рәисләре

1934-1937 Кави Нәҗми

1937 Ләбиб Гыйльми

1937 Мирсәй Әмир

1938-1939 И. Вахитов

1939-1942 Муса Җәлил

1942-1944 Таҗи Гыйззәт

1945-1950 Әхмәт Ерикәй

1950-1953 Гариф Гобәй

1953-1958 Гомәр Бәширов

1958-1961 Афзал Шамов

1961-1968 Мирсәй Әмир

1968-1971 Ибраһим Гази

1971-1974 Зәки Нури

1974-1984 Гариф Ахунов

1984-1989 Туфан Миңнуллин

1989-1999 Ринат Мөхәммәдиев

1999-2005 Фоат Галимуллин

2005-2012 Илфак Ибраһимов

2012-2016 Рафис Корбан

2016-2021 Данил Салихов

2021 елдан Ркаил Зәйдулла

Язучылар берлегенең бүгенге  вазифасы – татар язучыларының яңа буынын тәрбияләү, талантлы яшьләрне барлау, аларны үз вакытында күреп алу, дөрес юнәлешләр биреп,  меңьеллык татар әдәбияты үрнәкләрендә иҗатка тарту.

Бүлекчәләре:

1963 елдан Әлмәт язучылар оешмасы.

1980 елдан Чаллы язучылар оешмасы.

Бүген Татарстан язучылар берлегендә 336 язучы бар.

 

Веб-сайт – http://www.sptatar.com/

Урнашуы – Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14 йорт. 

E-Mail: sprt@tatar.ru
Телефон: +7 (843) 236-97-71