Логотип «Мәйдан» журналы
Татарстан Республикасының әдәби премияләре.

Татарстан Республикасының әдәби премияләре.

Абдулла Алиш исемендәге премия.

Абдулла Алиш исемендәге премия, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе ― Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә торган премиясе. Татар язучысы Абдулла Алиш (Абдуллаҗан Габделбари улы Алишев, 1908―1944) истәлеген мәңгеләштерү өчен билгеләнгән.

 

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе.

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән иң күренекле, җәмәгатьчелектә танылган, илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәби әсәрләр һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә.

 

Гамил Афзал исемендәге премия.

Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасының  Актаныш  муниципаль районы хакимияте гамәлгә куйган премия.

 

Ильдар Юзеев исемендәге премия.

Туган телне, әдәбиятны саклау һәм үстерү, язучыларны активлаштыру максатыннан Татарстан Язучылар берлеге, Чаллы язучлыар оешмасы һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы – «Мәйдан»  журналы гамәлгә куйган әдәби-иҗтимагый премия. 2005 елда булдырылган. 2020 елда Чаллы язучылар оешмасының 40 еллыгына премия яңадан торгызылган.

 

Һади Атласи исемендәге премия.

Бөгелмә шәһәре һәм Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды гамәлгә куйган премия.

 

Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия.

Татарстан Язучылар берлеге һәм Әлмәт муниципаль районы гамәлгә куйган премия.

 

Туфан Миңнуллин исемендәге премия.

Драматург Туфан Миңнуллинның  вафатыннан соң 2016 елда гамәлгә куелды. Драматургия өлкәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган әдәби премия.

 

Шәйхи Маннур исемендәге премия.

1981 елда Татарстан Язучылар берлеге, Татарстанның Мамадыш районы хакимияте, районның «Чулпан» колхозы, Олыяз авыл Советы гамәлгә куйган премия.

Шәйхи ага үзе исән чакта ук үз теләгендә әдәби бүләк бирүне оештыру мөмкинлеген белдергән. Шәйхи Маннурның вафатыннан соң Мамадыш районының «Чулпан» колхозы, Олыяз авыл Советы һәм Татарстан Язучылар берлеге аның исемендәге премия булдыру турында карар чыгардылар.

Премия балалар әдәбияты буенча елның иң яхшы әсәренә, яшь авторның теләсә кайсы жанрдагы күренекле әсәренә бирелә. Шулай ук бу бүләкне ел дәвамында иң югары күрсәткечләргә ирешкән колхозчыларга да тапшыралар. Премия диплом белән раслана һәм акчалата бүләк бирелә.

 

Җамал Вәлиди исемендәге премия.

Татарстан Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть өлкәсендә казанышлар өчен бирелә торган премиясе.

 

Һади Такташ исемендәге премия.

Шигърият өлкәсендәге әдәби премия. Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан   гамәлгә куелган.

 

Фатих Хөсни исемендәге премия.

Татарстан Язучылар берлегенең язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург Фатих Хөсни исемендәге елның иң яхшы проза әсәре өчен бирелә торган премиясе.

 

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия.

Премияне гамәлгә куючылар –Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм «Татнефть» Хәйрия фонды («Рухият» программасы кысаларында)

2006 елда шагыйрә, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Саҗидә Сөләйманованың (1926 – 1980) тууына 80 ел тулу уңаеннан булдырылды.Һәр елны ТР язучылар берлеге әгъзаларыннан 6 кешегә премия (3 төп премия, 3 кызыксындыру премиясе) тапшырыла. 1 премияне әдәби түгәрәккә тапшыру мөмкинлеге дә каралган. Әдәбият өлкәсендә үзләрен күрсәткән 10 студентка ел буе С.Сөләйманова стипендиясе түләнә. Премиягә намзәтләрне ТР язучылар берлеге идарәсе тәкъдим итә, «Татнефть» Хәйрия фонды Советы раслый.

Соңгы ике елда басылган проза, поэзия, драматургия әсәрләре кабул ителә.

 

Гаяз Исхакый исемендәге премия.

1991 елдан бирле ел саен иң күренекле әдәби әсәрләр, әдәбият тарихы һәм теориясе буенча китаплар, милләтнең рухи байлыгын үстерүгә ярдәм итүче классикларны бастыру хезмәтләре һәм актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлек өчен бирелә.

 

Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе.

Г.Тукай премиясеннән кала, икенче дәрәҗәдәге дәүләт бүләге. 1968 елда гамәлгә куелган. 1991 елда премияне тапшыру туктатылып тора. 1997 елда премияне яңарту хакында Карар кабул ителә. 2002 елдан  башлап кабат тапшырыла башлый. Татарстан Министрлар кабинеты карары белән рәсмиләштерелә.

2011 елдан алып  ике елга бер мәртәбә, кагыйдә буларак, 4 премия тапшырыла. Лауреатларга исем, диплом, күкрәк тамгасы, акчалата бүләк тапшырыла. Акчалата бүләк 1968-2007 елларда 40 МРОТка тиң була, 2007 елдан соң – 100 000 сум, 2015 елда – 200 000 сум (һәрберсе)

30 яшькә хәтле шәхесләр (коллективлар) намзәт була ала. Искәрмә буларак, яшьләр өчен иҗат итүче һәм яшьләр белән эшләүче шәхесләрнең яше чикләнми.

 

Фәннүр Сафин исемендәге премия.

Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасының Тукай муниципаль районы хакимияте гамәлгә куйган премия.

 

Кояш Тимбикова исемендәге премия.

Татарстан Язучылар берлеге һәм Чистай муниципаль  районы хакимияте гамәлгә куйган премия.

 

Шәриф Камал исемендәге премия.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырды