Логотип «Мәйдан» журналы
Чаллы язучылар оешмасы

Чаллы язучылар оешмасы

44 ел элек 8 февраль көнне гөрләп үсеп килүче Чаллы каласында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе оештырыла. Төрле елларда аны Эдуард Касыймов, Ризван Хәмит, Газиз Кашапов, Ямаш Игеней, Рахмай Хисматуллин, Вахит Имамов җитәкләгән. Соңгы елда Чаллы бүлеген күренекле язучы Факил Сафин җитәкли. Аның сафларында каләм чарлаган, әдәбият үрләрен яулаган язучылар, шагыйрьләр арасында бүген укучылар яратып укырлык әсәрләр иҗат итүче Рәшит Бәшәр, Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Факил Сафин, Вахит Имамов, Айрат Суфиянов, Айгөл Әхмәтгалиева, Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якупова, Лилия Гыйбадуллина, Лилия Фәттахова һәм башкалар бар. Хәзер бүлек республиканың Язучылар берлегенең 50дән артык әгъзасын берләштерә. Алар арасында чаллылар гына түгел, ә Алабуга, Түбән Кама, Минзәлә һәм Актаныш шагыйрьләре һәм язучылары бар.

 

Урнашуы – Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 29 (Яр Чаллы татар дәүләт драма театры бинасы).