Татарстан Республикасында эшләп килүче әдәби берләшмәләр.
Күңелләрендә иҗат рухы яшәгән талантлы каләм әһелләрен бергә туплаган Татарстан Республикасының әдәби берләшмәләре турында.
«Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе
«Ләйсән» берләшмәсе әдәби активлыгы белән дан алган Чаллы каласында 1963 елда оештырыла. Баштарак аны «Чулпан» дип атаганнар. Бервакыт көз көнендә әдәби оешмага, ул вакытта КАМАЗда эшләүче, быелгы Г.Тукай премиясе иясе Шәүкәт Гаделша «Ләйсән яңгыр ява» дип килеп кергән. Шәүкәт аганың «Ләйсән» дигән сүзе күпләрнең күңеленә хуш килгән.Төрле һөнәр ияләре салкын, кысан вагончикларда яшәп, КАМАЗ төзелешендә эшләгән чорларда да әдәби берләшмә үзенең эшчәнлеген туктатмый. Хәниф Хөснуллин, Мөдәррис Әгъләмов, Разил Вәлиев, Мәхмүт Газизов, Ямаш Игәнәй, Мансур Сафин, Альберт Сафин, Рәшит Бәшәр, Айдар Хәлим, Факил Сафин, Вахит Имамов – тагын бик күп шагыйрьләр һәм язучылар шул чорларда нәкъ менә «Ләйсән» иҗат берләшмәсендә әдәби чыныгу алган, берләшмәне җитәкләгән әдипләр.
2007 елдан «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина җитәкли.
Кама таңнары әдәби иҗат берләшмәсе
Түбән Кама шәһәрендә татар телендә иҗат итүче әдипләрнең әдәби берләшмәсе. 1968 елда оешкан. Түбән Кама районы Халыклар дуслыгы йортында эшли
1965 елда Түбән Камага шәһәр статусы бирелә. Шәһәр кешеләре өчен рус телендә «Ленинская правда», татар телендә – «Ленин нурлары» (дубляж) газеталары нәшер ителә башлый. 1965 елда «Ленин нурлары» газетасы мөхәрририяте каршында әдәби түгәрәк оеша. Түгәрәккә йөрүче яшь каләм тибрәтүчеләр һәм әдәбият сөючеләр саны арта бара. Түгәрәкнең җитәкчесе итеп укытучы һөнәре булган, шигырьләр иҗат итүче Камил Гыйльмуллин билгеләнә. Түбән Камага Рахмай Хисмәтуллин белән Айдар Хәлим килгәч, әдәби мохит түгәрәк кысаларына гына сыймый башлый. 1968 елда Түбән Камада «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе оеша.
Берләшмә әгъзалары, төп хезмәтләреннән тыш, иҗат белән шөгыльләнә, ай саен клубларда әдәби-музыкаль кичәләр үткәрә; мәктәпләрдә укучы балалар белән очраша; Түбән Камадагы бердәнбер татар мәктәбен саклап калу өчен имза җыя; «Союзпечать» киоскларында татарча газета-журналлар сатылуны тикшерү өчен рейдлар уздыра, һәр елны изге Болгарга сәяхәт оештыра, Г. Тукай һәйкәле янында шигырь бәйрәме үткәрә. 1988 елдан башлап Түбән Кама язучылары, әдәби берләшмә вәкилләре халыкны кузгатуда зур эш башкара.
«Чулман» әдәби иҗат берләшмәсе
Алабуга шәһәрендә татар телендә иҗат итүче әдипләрнең әдәби (әдәби-музыкаль) берләшмәсе. 1953 елдан Алабуга районының «Яңа Кама» (хәзерге «Алабуга нуры») газетасы каршында эшли башлаган.
1960-елларда әдәби түгәрәк эшен Алабуга дәүләт педагогия институты каршында дәвам итә. Анда әлеге югары уку йорты студентлары белән беррәттән, Алабуга мәдәният училищесы укучылары, шулай ук шәһәр кешеләре дә йөри. Түгәрәк әгъзалары белән очрашуларга һәрдаим Казаннан шагыйрьләр килеп йөри: алар арасында Сибгат Хәким (1975 елларда), Шәүкәт Галиев (1964 елда), Равил Фәйзуллин (1986 елда) һ. б. бар.
«Яңа Кама» газетасы каршында 1953 елда оешкан әдәби түгәрәк җитәкчесе – Г. Әминов. 1980-еллардагы җитәкче – Әнвәр Шәрипов, филология фәннәре докторы. Ул Чаллыга күчеп киткәч, әдәби түгәрәкне юмор-сатирага бай әсәрләр язучы милиция майоры Дамир Мәрданов җитәкли башлый. Аның җитәкчелегендә берләшмә әгъзалары тулай торакларда, мәктәпләрдә, Морт, Илмәт, Юраш кебек авылларда әдәби-музыкаль очрашулар үткәрә. Чаллыдан килеп, «Яңа Кама» газетасында эшләгән Равил Вәлиев берләшмә эшен җанландырып җибәрә. Ул Казанга киткәч, җитәкче итеп Фердинант Шәехов (Фазыл Шәех) сайлана. 2001 елдан берләшмәне Алабуга мәдәният училищесыннән Фәридә Хәбибрахманова җитәкли, 2010-2013 елларда җитәкче – Нәсих Әхмәдуллин, Алабуга медицина училищесының элекке директоры, берничә китап авторы.
«Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе.
«Актаныш таңнары» газетасы редакциясе каршында эшләп килүче әдәби берләшмә. Актаныш әдәби берләшмәсе беренче мәртәбә 1955 елның көзендә үзен таныта. Ул чакта район газетасы редакциясендә җирле прозаикларны һәм шагыйрьләрне берләштергән әдәби түгәрәк оештырыла. Җирле авторларның шигырьләре, кыска хикәяләре һәм очерклары район газетасы битләрендә даими басыла. Тиздән ЛИТО районда гына түгел, республикада да рәсми статус һәм танылу ала.