Логотип «Мәйдан» журналы

Язучылар берлеге #Такташ120 әдәби флешмобын игълан итте

2021 елның 1 гыйнварында Татарстан Язучылар берлеге татар шигърияте классигы Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан әдәби флешмоб уздыру турында игълан итте. Бу турыда берлекнең сайтында язылган.Һ...

2021 елның 1 гыйнварында Татарстан Язучылар берлеге татар шигърияте классигы Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан әдәби флешмоб уздыру турында игълан итте. Бу турыда берлекнең сайтында язылган.
Һади Такташның шигырьләре, поэмаларыннан өзекләрне, башка авторларның Такташка багышлап язылган әсәрләрен, әдәбият галимнәренең Такташ шәхесенә булган фикерләрен #Такташ120 хештегын куеп социаль челтәрләдә урнаштырырга кирәк. Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең видеоязмалары Берлекнең рәсми сәхифәләренә куелачак.
Флешмобта төрле телләрдәге язмалар катнаша ала, диелә бу хәбәрдә.
 
Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) 1901 елның 1 гыйнварында Мордовиянең Тамбов губернасы Сыркыды авылында туа. Башлангыч белемне әти-әнисеннән ала. Соңрак аны Сыркыдыдан утыз чакрым ераклыктагы Пешлә мәдрәсәсенә бирәләр. Шунда 1911 елдан 1913 елның ахырына кадәр укый. Бу вакытта ул «Вакыт», «Йолдыз», «Ялт-йолт» исемле газета һәм журналлар белән таныша, шигырьләр яза.

1923-1924 елларда Чаян журналының җаваплы сәркатибе, 1923 елда «Җир уллары трагедиясе» Һәм башка шигырьләр» беренче җыентыгы дөнья күрә. 1924 — «Гасырлар һәм минутлар» поэмасын трибунадан укуы белән зур популярлык казана. 1925 — «Октябрь яшьләре» журналының җаваплы сәркатибе. 1926-1929 — «Азат хатын» журналының җаваплы сәркатибе. 1926 — «Авыл яшьләре» журналының җаваплы сәркатибе. 1929-1931 — «Чаян» журналының җаваплы сәркатибе.

«Давылдан соң», «Сагыну җырлары», «Такташ шигырьләре» исемле җыентыкларында урнаштырылган лирик-публицистик шигырьләр һәм «Мәхәббәт тәүбәсе»(1927), «Алсу»(1929), «Мокамай» кебек лирик поэмалары билгеле. 1931 елның 8 декабрендә Казанда вафат була. 

 
https://tatar-inform.tatar/news/letters/21-12-2020/yazuchylar-berlege-taktash120-d-bi-fleshmobyn-ig-lan-itte-5794137

Комментарийлар