Дәрья да
үзен көчлерәк
тоядыр яры барга.
Килмә, давыл, купма, дулкын,
Упкыннар күзендәмен…
Ярыннан киткән каекның
Өзелгән тезгеннәре
Ялганыр кайсы тарафта?
Ә ярлар − ерак, ерак…
Үз ярына кайтыр һәркем,
Бер кайтыр, урап-урап.
Бер кайтыр… Киңлекне кичкән
Гомернең өне сыман.
Тик ярда калма икән син!
Дулкынның олысына
Курыкмый кер дә, буйсынма
Упкыннар ирегенә.
«Килмә, давыл, купма, дулкын!»
Бу җырым − юри генә…
Мөдәррис ВӘЛИЕВ
Фото: m.fonwall.ru
«Мәйдан» №12, 2020 ел.