Логотип «Мәйдан» журналы

Япон студенты татарча яңалыкларны япон теленә тәрҗемә итә башлаган!

Япон егете Икуми үзенең Япон бүресе блогында татарча яңалыкларны, татар милли ризыклары рецептларын япон теленә тәрҗемә итеп бастыра башлаган. Өчпочмак пешерү рецепты / ポシポシマクを作るためのレ...

Япон егете Икуми үзенең Япон бүресе блогында татарча яңалыкларны, татар милли ризыклары рецептларын япон теленә тәрҗемә итеп бастыра башлаган.
 

Өчпочмак пешерү рецепты / ポシポシマクを作るためのレシピ




tatar-today.ru
 
Камыр ясау өчен:
生地を作るためには
500 грамм он
500グラムの小麦粉
260 миллилитр сөт
260mLの牛乳
15 грамм чүпрә
15グラムの酵母
бер бал кашыгы тоз
小さじ1杯の塩
1.5 бал кашыгы шикәр комы
小さじ1.5杯の砂糖
60 грамм ак май
60グラムのバター
дүрт аш кашыгы көнбагыш мае
大さじ4杯のひまわり油
ике тавык йомыркасы (өсләренә сөртү өчен).
卵2個 (よくわからない)
Эчлеге өчен:
中身を作るには
400 грамм тавыкның түш ите
400グラムの鶏胸肉
450 грамм бәрәңге
450グラムのジャガイモ
бер баш суган (100-120 грамм)
玉ねぎ1個(100-120グラム)
50 миллилитр тавык шулпасы
50mLの鶏のブロス
дүрт аш кашыгы көнбагыш мае, тоз һәм кирәгенчә борыч
大さじ4杯のひまわり油、塩、と適量の胡椒
* Тавык итеннән тыш. башка төрле ит тә алырга мөмкин, бары дуңгыз ите генә булмасын, чөнки мөселман татарлар дуңгыз ите ашамыйлар.
鶏肉以外でも何種かの肉で作ることができるが、ムスリムタタール人は豚肉を食べないので、豚肉は使わない。
1нче эш
Камыр әзерләү
1. 生地を作る
Җамаякка җылымса сөт салып, ак май өстәгез, чүпрә кушып җибәрегез, шикәр комы, тоз салыгыз һәм он иләгез, барысын бергә кушып болгатыгыз да камыр баса башлагыз. Камыр әзер булгач, аңа дүрт аш кашыгы көнбагыш мае өстәгез. Камырның өстен каплагыз да бер сәгатькә җылы урынга куегыз (кабарырга тиеш, якынча 2 тапкырга арта).
ボウルに暖かい牛乳を入れ、バターを加え、酵母を加えてかきまぜる。砂糖、塩を入れて小麦粉を入れる。全て一緒にかき混ぜて生地にする。生地をつくるとき、生地に大さじ4杯の油を加える。生地の上にカバーをし、1時間暖かい場所においておく。(約二倍くらいに増える)
2нче эш
Эчлек әзерләү
2. 中身を作る
Камыр кабара торганда, суган, вак кисәкләргә шакмаклап ит һәм бәрәңге турагыз. Табага дүрт аш кашыгы көнбагыш мае, 50 миллилитр тавык шулпасы салыгыз, шунда эчлекне бергә кушыгыз, кирәгенчә тоз белән борыч сибегез һәм барысын бергә болгатыгыз. Плитәне уртача кызулыкка куегыз да 20-25 минут тотыгыз, пешеп беткәнче тормасын. Шуннан җамаякка бушатыгыз һәм суынырга куегыз.
生地を放置している間、玉ねぎを小さく四角に切って肉とジャガイモを切り分ける。フライパンに油を大さじ4杯、ブロスを50mL加えて、そこで中身を一緒に混ぜる。必要量の塩と胡椒を入れて全て一緒にかき混ぜる。コンロの中火でおいて20~25分おいて、最後まで火にかけない(よくわからない)。それからボウルにあけて冷ます。
3нче эш
Камырыгызны он сипкән куна тактасына алып куегыз да, озынча «колбаса» рәвешендә тәгәрәтегез, аннан 70-75 грамм зурлыгында кечкенә кабартмалар кисегез һәм 15 минут кабарып киткәннәрен көтегез.
生地に小麦粉をまぶして引伸ばすための板に移し、長方形のソーセージのような(?)形に仕上げる(ここもよくわからない)。それから70~75グラムの大きさに小さく切ってから15分待つ。
4нче эш
Кабартма кисәкләреннән диаметры 15-16 сантиметрлы җәймәләр тәгәрәтеп ясагыз. Җәймәләр уртасына 80-82 грамм авырлыгында алдан эшләнгән эчлекне салып чыгыгыз.
そのあと、直径15~16cmくらいになるように伸ばしていく。引き伸ばされた真ん中に80~82グラムの中身を出す。
5нче эш
Эчлек салган җәймәне өч ягыннан тотып, бергә китереп кушыгыз да кырыйларын бөкләп чыгыгыз, уртасында кечкенә тишек калсын. Өчпочмаклы вак бәлешләр килеп чыгарга тиеш.
中身を足した生地を三角形の形にし、一緒に端を折る。真ん中に小さな穴をあける。
6нчы эш
Табаны сыек май белән майлагыз да шуңа өчпочмакларны тезеп чыгыгыз. Ике йомырка сарысын болгатып, шуны өчпочмак өсләренә сөртеп чыгыгыз. Өчпочмаклы табаны 150 градуска кадәр кыздырылган духовкага куыгыз да 30-35 минут тотыгыз.
フライパンに油を加えて、そこにオシポシマクを並べて入れる。2個の卵の黄身を混ぜ、それをオシポシマクの上でひきのばす。フライパンで150度以下の弱火で30~35分温める。
7нче эш
Табаны мичтән алыгыз һәм 5-10 минут суынганын көтегез. Өчпочмакларны тәлинкәләргә тезеп чыгыгыз. Тәмле булсын!
フライパンをコンロから取り出して5~10分間冷ます。完成。
он: 小麦粉
чүпрә: 酵母
бал кашыгы: 茶さじ
ак май: バター
көнбагыш: ヒマワリ
түш: 胸
шулпа: ブロス(スープ)
кирәгенчә: 適切な
борыч: 胡椒
төрле: 何種か
мөселман: ムスリム
җамаяк: ボウル
җылымса: 暖かい
кушу: 混ぜる
өстәү: 加える
каплау: カバーする
кую: 置く
арту: 増える、成長する
кабару: ふくらませる
вак: 小さい
турау: 切る
таба: フライパン
болгату: かき混ぜる
плитәле: コンロ
беткәнче: 最後まで
суыну: 冷ます
сибү: 散らす
колбаса: ソーセージ
тәгәрәтү: 丸める
кырый: 端
бөкләү: 折る
тишек: 穴
тезү: 並べる
мич: コンロ

Фото: https://vk.com/id244603959

Комментарийлар