Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа елны каршылаганда нинди төстәге кием кияргә, табынга нәрсә куярга?

2020 ел Ак металл күсе елы булачак, дип хәбәр итә VladNews сайты.Бу тотем җәнлек 1 гыйнвардан ук хакимлек итә башламаса да, Россиядәге күп кеше Яңа елны аңа ошарлык итеп уздырырга тели. Шуңа күрә астр...

2020 ел Ак металл күсе елы булачак, дип хәбәр итә VladNews сайты.


Бу тотем җәнлек 1 гыйнвардан ук хакимлек итә башламаса да, Россиядәге күп кеше Яңа елны аңа ошарлык итеп уздырырга тели. Шуңа күрә астрологлар 2020 елны каршылаганда нинди кием һәм бизәнү әйберләренә өстенлек бирергә һәм киресенчә нәрсә кимәскә икәнен алдан ук сөйләде.
2020 елны гаилә белән каршыларга кирәк дип әйтә астрологлар. Алар металл төсендәге киемнәр сайларга, ә табынга традицион ризыклар гына түгел, шулай ук фантазияне дә эшкә җигеп башка төрле тәм-томнар да куярга була дип әйтә.
Астрологлар киләсе Яңа ел төне өчен ак, соры, күксел соры төстәге киемнәр туры киләчәк дип әйтә. Шулай ук соры-зәңгәрсу, аксыл-күксел төсләрне дә сайларга була. Металл төсләреннән тыш, фил сөяге төсе дә туры киләчәк.
Ә кызыл сары, кызыл һәм сары кебек янып торган төсләрне ераграк яшерү яхшырак булыр. Күсе ачык, янып торган төсләрне яратмый. Өстәвенә, ялкын – ул металлның дошманы.
Яңа ел табынына килгәндә, әлбәттә, өстәлдә ит булырга тиеш, әмма сыер ите түгел. Шулай ук сыр яки сөт продуктларыннан әзерләнгән ризыклар куярга кирәк. Шулай ук бөртекле продуктлардан әзерләнгән ризыклар да куярга киңәш ителә. Яңа ел табынын бизәгәндә ак һәм металл төсләр кулланыгыз.

Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar/copayjavap/ya-a-elny-karshylaganda-nindi-t-st-ge-kiem-kiyarg-tabynga-n-rs-kuyarga/

Комментарийлар