Белгечләр фикеренчә, бәяләр шампан шәрабенә генә түгел, чит ил автомобильләренә дә арта.

13cb74e40decc1b4623eb158d954eb4a

Фото: РИА «Новости»/Руслан Кривобок.

Шампан шәрабе.

Экспорт компанияләре шампан һәм шәрабләргә бәяләрне 10-15 % ка арттырырга ниятли. Бу Европада виноград уңышы начар булу белән бәйле.

Кызыл балык һәм икра.

Аларга да бәя артырга мөмкин. Белгечләр әйтүенчә, бәяләрдәге үзгәрешләр суның аномаль җылынуыннан һәм сөләйман балыгының төньякка күченүе сәбәпле, Ерак Көнбатышта тотылган балыкның күләме аз булуыннан килә. Товарны эшкәрткәннән соң һәм алып кайтканнан соң, аның бәясе 25-30% ка артачак.

Тоз.

Россиядә ел ахырына тоз бәяләре 10 %ка артыр дип көтелә.  Тоз белән тәэмин итүче компанияләр бәяләрне продукцияне күчерүче вагоннарга дефицит булуы аркасында арттыра дип аңлатыла.

Кофе.

Латин Америкасында уңыш начар булу сәбәпле, кофега бәяләр 20%ка арта.

Автомобиль.

1 гыйнвардан машиналарны утильләштерү өчен җыела торган акча күләме, шулай ук куәте 150 ат көченнән зуррак булган двигательле җиңел машиналарга акцизлар арткан очракта, автомобиль бәяләре дә үсәргә мөмкин.  Хәзерге вакытта базарда андый машиналарның бер «ат көченә» 420 сум алалар, ә 2018 ел башыннан ул 437 сум булырга мөмкин. Белгечләр фикеренчә, бигрәк тә куәте 200 ач көченнән арткан автомобильләрнең бәяләре сизелерлек артачак, алар 100 мең сумга хәтле үсәргә мөмкин.

 

https://vestikamaza.ru/

Комментарий язарга