Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа Чишмә район үзәгендә төлкеләр һөҗүме күзәтелә

Соңгы араларда редакциягә район үзәгендә яшәүчеләрдән шәхси хуҗалыкларга төлкеләр керүе турында хәбәрләр һәм шалтыратулар ешайды, дип яза "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы. Яр буе, Совет, Гагарин һәм баш...

Соңгы араларда редакциягә район үзәгендә яшәүчеләрдән шәхси хуҗалыкларга төлкеләр керүе турында хәбәрләр һәм шалтыратулар ешайды, дип яза "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы.
Яр буе, Совет, Гагарин һәм башка урамнарда яшәүчеләр еш мөрәҗәгать итә. Аларның күпчелегендә кош-корт саны, аерым алганда, тавыклары кимегән, бу чакырылмаган кунаклар – төлкеләрнең даими килүеннән. Яшь төлкеләр кешеләрдән бик үк курыкмыйлар һәм азык эзләп ишегалларына килеп керәләр.
Төлкеләр районның башка торак пунктларында да күренгәли. Яңа Чишмә акционерлык җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Иванов төлкеләрне нейтральләштерү кирәклеге турындагы безнең сорауга, бу эш киләсе атнада башланачак, дип җавап бирде.
 
Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар