Логотип «Мәйдан» журналы

Яңа буын язучылары иҗат иткән әсәрләрдән торган антология дөнья күрде

Татарстан китап нәшриятында «Яңа гасыр тавышы» дип исемләнгән антология чыккан. Китапта әдәбиятка XXI гасыр башында килгән язучыларның әсәрләре тупланган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан...





Татарстан китап нәшриятында «Яңа гасыр тавышы» дип исемләнгән антология чыккан. Китапта әдәбиятка XXI гасыр башында килгән язучыларның әсәрләре тупланган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррир урынбасары Венера Шәмсетдинова әйтте.




«Татарстан китап нәшриятында „Яңа гасыр тавышы“ дип исемләнгән антология нәшер ителде. Анда XXI гасыр башында татар әдәбиятына килгән каләм әһелләренең шигырьләре, хикәяләре, пьесалары туплап бирелде», — ди Венера Шәмсетдинова.









Әсәрләре антологиягә кертелгән берничә автор фикерләре белән уртаклашты.




Айзирәк Гәрәева-Акчураның «Сынау» һәм «Ni hао? Ни хәл?» әсәрләре җыентыкка кертелгән. «Укучылар берьюлы 30дан артык автор белән таныша, аларны чагыштыра ала. Ул китапка минем ике хикәям кергән.”Сынау" хикәясе сукыр калган ир-егетнең тормышы турында. Икенчесен язуга социаль челтәрләрдәге «мин беләм, сез берни белмисез» рухындагы фикерләр этәрде», — диде ул.




Илгиз Зәйниевның «Борһан йорты» дип аталган драма әсәре китапка кертелгән. «Антология тулы бер буын иҗатчыларын күрсәтә. Бу буын әдипләрен нинди темалар борчыганын, әдәбиятның кая барганын бер китапта укып күзалларга мөмкин. Соңгы елда язылган һәм, үз фикеремчә, татар драматургиясенә ниндидер яңалык керткән әсәр дип саныйм „Борһан йорты“н» — ди язучы.




Рифат Сәлах китапның бүгенге әдәбият белән танышу өчен бик кулай булуын әйтте. «Күп очракта безнең турында кайдандыр, имеш-мимешләр аркылы гына беләләр. Монда чагыштырмача яшь язучыларның биографиясе дә анык язылган. Һәр шигырь яки хикәя әдәбиятыбызның энҗесе, бүгенге көннең сулышы, тыны. Китапта һәркем үзен аңлаган һәм үзе аңлаган әдибен табар дип уйлыйм», — ди ул.





Комментарийлар