Логотип «Мәйдан» журналы

Ялга кая барырга?

Төркиягә сәяхәтләр татарстанлылар тормышына куркыныч тудырырга мөмкин. Шуңа күрә республиканың туризм буенча комитеты халыкны әлеге илгә барудан баш тартырга чакыра.Билгеле булганча, СУ-24 самолеты бе...


Төркиягә сәяхәтләр татарстанлылар тормышына куркыныч тудырырга мөмкин. Шуңа күрә республиканың туризм буенча комитеты халыкны әлеге илгә барудан баш тартырга чакыра.



Билгеле булганча, СУ-24 самолеты белән бәйле вакыйгалар Россия һәм Төркия арасында аңлашылмаучанлык тууга китерде. Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров исә Төркиядә террор актлары куркынычы зур булу турында белдерде. Шуңа бәйле рәвештә туризм буенча федераль агентлык үзенең рәсми сайтында россиялеләр өчен махсус мөрәҗәгать бастырды. Аның максаты – россиялеләрне төрле куркынычлардан саклап калу гына түгел, ә хәзерге вакытта Төркиядәге россиялеләрнең иминлеген тәэмин итү дә.
Татарстанның туризм буенча агентлыгы да татарстанлыларны әлеге мөрәҗәгатьләргә колак салырга чакыра.
Төркия белән Россия арасында килеп туган катлаулы вәзгыять әлеге илдәге Россия гражданнарын саклауны, аларга ярдәм итүне авырлаштыра. Хәзерге вакытта бу илдәге россиялеләргә куркыныч янарга мөмкин, - дип белдерәләр туризм буенча федераль агентлыкта.
Әлеге вәзгыятьне күздә тотып, җаваплы идарәчелек Россия туроператорларыннан Төркиягә туристик путевкаларны сатуны һәм башка хезмәтләр тәкъдим итүне туктатуларын үтенә. Кешеләр исә туроператорлар белән төзелгән килешүләрен өзәргә һәм алардан акчаларын кире кайтаруын үтенергә хаклы.
Туризм буенча федераль агентлык, үз чиратында, халыкны Төркиягә барудан баш тартырга чакыра. Алар фикеренчә, хәзерге вакытта әлеге илдә кешенең сәламәтлеге һәм тормышына гына түгел, ә милкенә дә куркыныч яный.

 
Интертат

Комментарийлар