Логотип «Мәйдан» журналы

Химик чараларны сатып алганда, нәрсәгә игътибар итәргә киңәш ителә?

Химик чаралардан башка көндәлек тормышны күз алына да китереп булмый.  Әмма аларның барысы да сәламәтлеккә зыянсыз түгел. Шуңа да химик чаралар сатып алганда савыт тышындагы язуны яхшылап укырга...

Химик чаралардан башка көндәлек тормышны күз алына да китереп булмый.
 
Әмма аларның барысы да сәламәтлеккә зыянсыз түгел. Шуңа да химик чаралар сатып алганда савыт тышындагы язуны яхшылап укырга кирәк.
Пластикта бисфенол А (БФА) бар. Ул пластик шешә, бер мәртәбә кулланыла торган савыт-саба, уенчыклар, төзелеш материалларында очрый. Савыт-сабада булганда бигрәк тә куркыныч.
Чөнки кайнар ризык салганда бүленеп чыгып организмга эләгергә, җыелып килеп, баласызлыкка, яман шешкә, симерүгә, шикәр авыруына китерергә мөмкин. Шуңа да составында БФА булган савытлардан саклану зарур.
Авыз эчен чайката торган чараларның кайберләрендә триклозан бар. Галимнәр ул хатын-кызларның күкрәгендә яман шеш авыруы китереп чыгара, ирләрнең сперматозоидларын зәгыйфьли, дип белдерә. Әлбәттә, аның өчен агулы матдә организмга күп күләмдә керергә тиеш. Авыз эчен чайката торган җайланмаларда ул рөхсәт ителгән микъдарда була.
Көндәлек тормышта кулла­ныла торган чистарту чараларында – кер порошогы, савыт-саба юа торган сыекчада актив матдәләр бар. Алар аллергия китереп чыгарырга, бөер, бавыр, үпкәгә зыян салырга сәләтле.
Андый чараларның кайберләренә нашатырь спирты кушалар. Ул тәрәзә чистарта торган сиптергечләрдә дә бар.
Хлорлы чаралар белән кушылганда хлорамин газ бүлеп чыгара, астма өянәге хасил итәргә мөмкин. Нашатырь спирты сулыш юллары һәм күзнең лайлалы тышчасын зарарлый, ягъни яндыра, башны авырттыра.
Фото:https://pixabay.com

http://akcharlak.com

Комментарийлар