Алай да була икән…
Тәнзилә карт кыз булып утырып калды…
Югыйсә, берәүдән дә ким җире юк иде кебек: мәктәпне бер «өч»лесез бетереп, беренче елында ук институтка да барып керде. Аны тәмамлавына, Казанның шактый дәрәҗәле оешмасына эшкә дә урнашып куйды, бер бүлмәле генә булса да, фатир да юнәтте, эсбиркнижкәсендә машиналык акчасы да җыелып килә. Укып, права аласы гына калды. Менә шундый уңган-булган башың белән кияү дә табалмый йөр инде! Артисткалар кебек үк чибәр булмаса да, буй-сыны да зифа булып, күз-кашлары да шактый килешле, югыйсә. Тик төрле әтрәк-әләмгә кияүгә чыгарга сез аны кем дип беләсез! Алга таба →