«Керфекләрең белән кагыл миңа…»

Мин ул көнне бик яхшы хәтерлим.

Аның туган көне иде ул. Без беренче тапкыр бергә үткәрәчәк туган көн! Икебез дә аның телефонына килгән смс тавышына уяндык. Ул шунда ук телефонына үрелде…

Аның минут эчендә балкып киткән йөзе әле дә күз алдымда. Бөтен барлыгы белән елмая башлады: күзләре, иреннәре, калын кашлары… Йокым минут эчендә ачылды. Алга таба →

Ике елау

Җитмешкә якынлашкан, каләм тибрәтүчеләр сүзе белән әйткәндә, гомеренең көзенә ныклап аяк баскан Әнвәр абзыйны әйләнә-тирәдәгеләр гел шат күңелле итеп күрергә күнеккәннәр. Ничә карасаң, мәзәк сүз сөйләр, шаян такмак әйтер. Иң кызыгы – тыңлап торганнар көлә башлаганчы, үзе кычкырып көлеп җибәрер. Әйе, әйе, башкалар өчен ул бер кайгысы булмаган, кәеф кырылуның ни икәнен дә белмәгән ерык авызлы Әнвәр, көләч Әнвәр абый, абзый, кордаш. Әмма кеше дигәнең, башкалар өчен түгел, үзе өчен дә шундый сер дөньясы, аны һич ачып, аңлап бетерермен димә. Менә шук-шаян холыклы дигән Әнвәр абзыебыз да үз гомерендә ике мәртәбә тыелгысыз күз яшьләре белән үксеп-үксеп елады. Беркем күрмәде, беркем белмәде. Алга таба →

Сандык

Кояшлы матур язгы иртәдә, Сәмига карчык сандыгына таслап тутырылган үлемтекләрен җилләтергә ниятләде. Оешып, сөрсеп ятмасыннар әле. Үзе генә белгән төшкә – түр тәрәзә кашагасы өстендәге бүрәнә ярыгына кыстырып куелган ачкычын үрелеп алып, төсе уңган сандыгы өстенә иелде, корама япмасын дүрткә бөкләп, бер читкә алып куйды. Карчык кытыршы бармаклары белән сандык өстен сак кына сыпыргалады. Алга таба →

Баланнарда бал тәме…

Күз алдымнан ниндидер шәүлә шуышып үткәндәй булды. Карачкыга кидерелгәндәй, иңсәләре, изүе салынып төшкән иске халат, шыр сөяк кенә булган нәп-нәзек ике беләк, кып-кыска итеп кистерелгән чал чәч, ап-ак йөздә утырып калган очлы борын, буш карашлы зур күзләр һәм ач яңак. Күреп алган мизгелемдә, котым очып арткарак чигендем дә, аркам белән стенага елыштым. Ул минем каршымнан югалырга ашыкмады. Киресенчә, нәкъ минем шикелле, бөкрәя төшеп, стенага сөялде. Мин аңа керфек астыннан гына күз ташладым, шул мәлдә хәлсез тавыш белән аһылдап куйдым. Шәүлә дә нәкъ шул рәвешле миңа карап тора иде. Алга таба →

Без пионер чакларда. «Флаг» операциясе

Төнлә безнең флагны урлаганнар. Күз алдына китерәсезме: лагерьның үзәк баганасында көне-төне җилфердәп торган кызыл флагыбыздан җилләр искән! Лагерь җитәкчебез Әмир абый барыбызны җыеп бер генә сүз әйтте: Алга таба →

Без пионер чакларда. Ленин туган шәһәрдә

Бала чакта курку хисе бигрәк тонык икән ул. Исереккә диңгез тубыктан булган кебек, бала-чагага күк баш очында гына кебек икән. Бала-чагага хәтта егерме икенче каттагы янәшә балконнар аша кереп-чыгып йөрүнең бер куркынычы юк икән. Чын. Алга таба →

Без пионер чакларда. Хаста

Ну бу Фаязны! Тапкан бит чирләр вакыт. Инде җәйге көн тәмам сүрелеп, кояш безнең як биләмәләрен калдырырга, җирнең аргы ягына күчәргә җыенып яткан чагында, «эчем» диеп бөгелеп төшмәсенме?! Вожатый апаларыбыз курка калды. Әгәр аппендицит булса!? Ул вакытта хәзерге кебек телефоннар юк, көндез авылдан килеп йөрүче фельдшер апабыз да инде кайтып киткән.

Урман эчендәге лагерьдан авылга чаклы алты-җиде чакрым бар. Нишләргә? Олыраклар үзара киңәште дә, Фаязны өйләренә кайтарырга дигән карар чыгарды. Бәладән баш-аяк, төнлә ниләр булмас. Алга таба →

Без пионер чакларда. «Күчмә байрак»

– Улым, тор инде, тагын соңга каласың бит. – Йокы аралаш әбинең тавышын ишетәм.

– Хәзер, әби, хәзер тораа…а…– Мин сүземне дә әйтеп бетермичә, тагын әвем базына чумам.

– Тор инде, бала, иии Аллам. – Әбинең өзгәләнгән тавышына уянып китәм дә авыр күз кабакларымны зур тырышлык белән күтәреп, тынычландырырга ашыгам: Алга таба →

Әнкәй (дәвамы)

… Мин табиб та, пешекче дә, тегүче дә булмадым. Соңрак аңладым: хуҗабикә, әни булу – болай да әлеге һөнәрләрне үз эченә ала икән. Әнкәй безне олы һөнәргә – хатын-кыз булырга өйрәткән, дөнья көтәргә әзерләгән. Алга таба →

Әнкәй

– Тор, кызым, мин сыер саварга чыгам, плиткәгә шприцлар утырттым, кайнап чыккач, сүндерерсең. Ак бабаең ныклап чирләп киткән, укол куеп кайтырбыз, – шулай сөйләнә-сөйләнә әнкәй минем аркадан сөя. Ә үзенең күзләре боек. Алга таба →