Качкын

Качкын (Зиннур Хөснияр)

Биштәрендә сиксән өч пәрәмәче калган. Димәк, алтысы ашалган икән.

Сайкин, биштәренең авызын бәйләп, аны кырыйга этте дә, коры такталардан әмәлләнгән «сәндерәсен» рәтләп, тагын сузылып ятты.

Үзе белән ике курсант ияртеп, ташландык машинаның ябулы әрҗәсе яныннан сержант Мозговой чабып узды. Алга таба →

Кысыр хәсрәт

Туган җир, туган туфрак. Һәр кеше өчен якын, кадерле сүзләр. Күпме мәгънә бар бу сүзләрдә. Туган җирнең кадерен читтә йөргән генә белә, диләр. Туган җиреннән аерылган кешенең бәхете дә түгәрәк түгел, китектер кебек.

Энесенә биргән антына тугры калып, читтә гомер кичергән Сандыр да туган авылына, туган нигезенә кайтып төште. Ә бит туган Таллысыннан читтә, ерак Сахалин якларында яшәп ятучы Сандыр өчен кайтып авылын күрү – чынга ашмас хыял иде. Шулай булмый ни… Алга таба →

Чөгендер повидлосы

Бик күптән, сугыштан соңгы ачлык елларында булган иде бу хәл…

Көзге салкын яңгыр сибәләп торган бер көнне әни миңа акча тоттырды.

– Минсәгыйть, улым, кибеткә тоз кайткан икән, бар, алып кайт әле, – диде ул һәм мине кибеткә төшереп җибәрде.

Тоз, шырпы, сабын ише, ул вакыттагы җитешсез тормышка үтә кирәкле әйберләрне без сугыштан соңгы ике-өч елда да күрә алмадык. Ә әлеге елны, ниһаять, бу тауарлар кибеттә дә күренә башлаган иде. Алга таба →

Күршемне юксыну

(Яшьтәшем Гарифҗан истәлегенә).

Барый агайның белмәгән эше, тирә-юньдә аны белмәгән кеше булмагандыр. Оста иде аның куллары. Кирәк икән, йортын сала, кирәксә, савыт-сабасын, көрәген ясап бирә. Колхоз эшендә дә уңганнарның-уңганы булгандыр. Язын – чәчүдә, җәен – печәнен чаба, кибән куя, көзен лобогрейка белән урагын ура, ә кышын атлар карый. Хезмәт көнен дә эшләп карый иде инде үзе. Әнә узган елны да берүзенә биш йөз хезмәт көне эшләде ул. Көненә таяк ярым дигән сүз. Алга таба →