Без пионер чакларда. Хаста

Ну бу Фаязны! Тапкан бит чирләр вакыт. Инде җәйге көн тәмам сүрелеп, кояш безнең як биләмәләрен калдырырга, җирнең аргы ягына күчәргә җыенып яткан чагында, «эчем» диеп бөгелеп төшмәсенме?! Вожатый апаларыбыз курка калды. Әгәр аппендицит булса!? Ул вакытта хәзерге кебек телефоннар юк, көндез авылдан килеп йөрүче фельдшер апабыз да инде кайтып киткән.

Урман эчендәге лагерьдан авылга чаклы алты-җиде чакрым бар. Нишләргә? Олыраклар үзара киңәште дә, Фаязны өйләренә кайтарырга дигән карар чыгарды. Бәладән баш-аяк, төнлә ниләр булмас. Алга таба →

Без пионер чакларда. «Күчмә байрак»

– Улым, тор инде, тагын соңга каласың бит. – Йокы аралаш әбинең тавышын ишетәм.

– Хәзер, әби, хәзер тораа…а…– Мин сүземне дә әйтеп бетермичә, тагын әвем базына чумам.

– Тор инде, бала, иии Аллам. – Әбинең өзгәләнгән тавышына уянып китәм дә авыр күз кабакларымны зур тырышлык белән күтәреп, тынычландырырга ашыгам: Алга таба →

Әнкәй (дәвамы)

… Мин табиб та, пешекче дә, тегүче дә булмадым. Соңрак аңладым: хуҗабикә, әни булу – болай да әлеге һөнәрләрне үз эченә ала икән. Әнкәй безне олы һөнәргә – хатын-кыз булырга өйрәткән, дөнья көтәргә әзерләгән. Алга таба →

Әнкәй

– Тор, кызым, мин сыер саварга чыгам, плиткәгә шприцлар утырттым, кайнап чыккач, сүндерерсең. Ак бабаең ныклап чирләп киткән, укол куеп кайтырбыз, – шулай сөйләнә-сөйләнә әнкәй минем аркадан сөя. Ә үзенең күзләре боек. Алга таба →

«Сыналу» (дәвамы)

***

–…Һәркем үз тормыш юлын үзе үтә, – бик таныш, тамак төбеннән чыккан тавыш Рәкыйпнең аңына килеп җитсә дә, ул күзен ачалмыйча ятты. Тәүге тойганы – астына җәелгән салкынча клеёнка иде. – Бик кызганыч та бит, нишлисең… Пульсы болай нормальләшә бугай егетнең… – Таләпчән каты бармаклар беләгендәге кан тамырын бераз кысып тордылар.

Ябышкан күз кабакларын язып җибәрергә тырышып, имән бармагы белән күз тирәсен угалап алды. Кемдер юеш чүпрәк тидергәч, ярым күтәрелгән күз кабаклары артында, түшәмдәге зур плафон эчендә эреле-ваклы лампочкалар, уң кырыйда утырып торган таныш хирург, сул ягында ак эмальгә буялган озынчарак кәкре савыттагы сары суда марля кисәге чылатып торучы ак халатлы хатын-кыз – шәфкать туташы күренде… Алга таба →

«Сыналу»

1981 нче елның ноябрь урталары… Кояш кичке офыкка таба авышканда, Күмертау авиация берләшмәсенең биш катлы тулай торагы баскычына җыелган карлы-бозлы суларны дагалы ботинкалары белән чәчрәтә-чәчрәтә, ишегалды мәйданчыгына озын буйлы матрос күтәрелде. Зәңгәр төскә буялган ишек янында чыланган киң чалбар балакларын, юеш ботинкаларын какты, тимер дагалары белән таш плитәләргә шак-шок бәреп алды, җиңел генә ачылырга теләмәгән тимер ишекне гайрәтле генә каерып җибәрде дә эчкә кереп тә китте. Вахтёр апа, керүченең буй-сынын, төс-кыяфәтен күздән кичерде, кемгәдер охшатса да, ияләнгән гадәте буенча, таләпчән генә сорап куйды: Алга таба →

Шугалак юлда, яки Тишелмәгән орлыклар. Дәвамы

Җиләкле печән исенә исереп, кыз да болынны күздән кичерде. Күк гөмбәзенең җиргә тоташкан җиреннәнме, әллә тау битеннәнме җыр ишетелеп китте.

Биек кенә тауның башларында

Ике ат йөри үргән тышаулы…

Бераздан ул көчәя төште кебек. Моңны яратып, болындагы күбәләкләр бии башлады. Алар, ак, зәңгәр, сары канатларын җилпеп, кыз каршында тибрәнеп утырган мәтрүшкәләр өстенә килеп кундылар да тынып калдылар.

Өязләрдә түгел, юк Казанда,

Җаный гынам, сиңа охшаулы… Алга таба →

Шугалак юлда, яки Тишелмәгән орлыклар

Яңгыр юешләп үткән кызыл балчык тотрыксызлык күрсәткән саен, хатын, терәк эзләп, кулларын аккош канатларыдай як-якка җәеп җибәрә дә адымнарын әкренәйтә. Яшькә тулышкан күзләрен кул аркасы белән сөртеп, артына борылып карый һәм янә кызу-кызу атлап китә.

Тауның иң текә җиренә якынлашып килә инде ул. Яңгыр һич кенә дә туктарга җыенмый. Шугалакка баскандай, хатын ир ягына таба таеп-таеп төшә. Шактый араны шуып үтә. Таеп киткән саен, як-якка саз чәчри. Итәгенә юеш балчык сылана. Һәм ул елый…

Алар тау битендәге бакча сукмагы буйлап менеп баралар. Хатын алдан атлый. Ир шактый калышкан – башын аска иеп арттан килә.

Ерактан ирнең томанлы гына тавышы ишетелә: Алга таба →

«Чалгы чыңы»

Елга буендагы бу ялгыз йортның тирә-ягын кычыткан, алабута, әремдер кебек чүп үләннәр басып киткән. Абзар, мунча, койма шикелле корылмаларның эзе дә юк. Бүрәнәләре кара көйгән, түбәсе урта бер җирдән сыгылып төшкән әлеге өй, бик теләсә дә билен турайта алмаган картка охшап, мескен бер кыяфәттә бөкрәеп тора иде.

Дөньяның дүрт ягы да ачык булуга карамастан, бу йортның янына килергә шикләнәсең. Урамнан үтеп барышлый, аның пәрәвез каплаган тәрәзәләренә карамаска тырышасың. Ул тәрәзәләр артында кемдер бар, һәм ул сине яшерен генә күзәтәдер кебек. Алга таба →