Логотип «Мәйдан» журналы

"Хәләл" комитет Бөтендөнья Хәләл Советының Башкарма комитеты әгъзасы булды

ТР Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандартлары комитеты беренче тапкыр Бөтендөнья Хәләл Советы (World Halal Council) Башкарма комитеты әгъзалары составына кертелде. Шулай ук әлеге Советның моңа кадәр "Хәлә...

ТР Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандартлары комитеты беренче тапкыр Бөтендөнья Хәләл Советы (World Halal Council) Башкарма комитеты әгъзалары составына кертелде. Шулай ук әлеге Советның моңа кадәр "Хәләл" комитетына бирелгән сертификаты срогы да озайтылды. Әлеге документ Совет эшчәнлегендә катнашу хокукын бирә, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бөтендөнья Хәләл Советы Индонезиядә 1999 елда төрле илләрдә "Хәләл" сертификатын бирүче оешмалар арасында элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан оештырыла. Хәзер Совет уннан артык илне берләштерә һәм "хәләл" индустрия өлкәсен җайга салучы органнарның берсе булып тора.
ТР Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин 13-14 ноябрьдә Индонезиянең Джакарта шәһәрендә узган Бөтендөнья Хәләл Советының 17нче Генераль ассамблеясендә катнашты. Хезмәттәшлекнең дәвам итүе турында шунда билгеле булды.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/15/197007/

Комментарийлар