Логотип «Мәйдан» журналы

WorldSkills халыкара эксперты: “Безгә Шанхайда реванш алу бурычы куелды”

Мәскәүдә WorldSkills ил җыелмасының гомуми җыелышы вакытында 2021 елда Шанхайда узачак ярышларда реванш алу бурычы куелган. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә “Мобиль роботлар т...

Мәскәүдә WorldSkills ил җыелмасының гомуми җыелышы вакытында 2021 елда Шанхайда узачак ярышларда реванш алу бурычы куелган. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә “Мобиль роботлар техникасы” компетенциясе буенча халыкара эксперт Дамирә Рамазанова әйтте.
“Без дөнья чемпионаты нәтиҗәләрен ясадык. Тренерлар штабы алга таба Шанхайга әзерләнү стратегиясен әзерләде. Яшьләр белән очрашуда Президент Владимир Владимирович Путин Шанхайда реванш алу бурычын куйды. Һәм без команда зачетында беренче урынга ия булып кына реванш алырга мөмкинбез“, - диде Рамазанова.
"Бурыч куелды һәм WorldSkills буенча Россия Федерациясе җыелмасы җитәкчелеге Роберт Наилевич (Уразов – “Яшь профессионаллар” (Ворлдскиллс Россия) союзы генераль директоры – Т-и искәрмәсе) һәм Алексей Юрьевич Тымчиков (генераль директоры урынбасары – техник директор) җитәкчелегендәге җыелма стратегик сессияләр уздырды. Аларның кайберләрендә әзерлек программалары эшләнде”, - диде спикер.
Ул җыелмадагы күп кешенең тренерлар составын тулыландыруын да әйтте. Алар арасында аның студентлары Эмиль Мифтахов һәм Оскар Арсланов та бар. Алар Казанда узган дөнья чемпионатында “Мобиль робот техникалары” компетенциясендә өченче урынны яулады.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/11/193358/

Комментарийлар