Логотип «Мәйдан» журналы

WorldSkills чемпионатында катнашучыларга 170тән артык медицина белгече хезмәт күрсәтәчәк

Быел һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan-2019 дөнья чемпионатында катнашучыларны медицина ярдәме белән 170тән артык кеше тәэмин итәчәк.Чемпионат объектларында 22 медицина пункты, 23 мобиль медицин...

Быел һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan-2019 дөнья чемпионатында катнашучыларны медицина ярдәме белән 170тән артык кеше тәэмин итәчәк.
WorldSkills чемпионатында катнашучыларга 170тән артык медицина белгече хезмәт күрсәтәчәк
Чемпионат объектларында 22 медицина пункты, 23 мобиль медицина бригадасы һәм 23 ашыгыч медицина ярдәме бригадасының эшләве планлаштырыла.
Медицина ярдәме күрсәтү “Казан Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә, “Казан Арена” стадионында, WorldSkills авылында, шулай ук оешкан төркемнәрне комплектлау пунктларында оештырылачак.
Чемпионат объектларында Казандагы медицина оешмаларының чит телләрне белгән табиблары эшләячәк.

Ярышларда катнашучыларга стационар медицина ярдәмен Республика клиник хастаханәсендә, Балалар республика клиник хастаханәсендә, 7нче шәһәр хастаханәсендә, Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә, Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә һәм Республика клиник офтальмология хастаханәсендә алырга мөмкинлек тудырылачак.

Моннан тыш, һәр компетенциядә беренче медицина ярдәмен күрсәтер өчен кирәкле мәгълүматларны бирүче медицина волонтеры эшләр дип көтелә.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/25/183221/

Комментарийлар