Логотип «Мәйдан» журналы

Владимир Путин: 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итеп игълан ителә

Россиядә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итеп игълан ителә. «Хезмәт хакын саклап калып, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр көннәр — эшләми торган көннәр. Һәр төбәктә эпидемиологик вазг...

Россиядә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итеп игълан ителә. 
«Хезмәт хакын саклап калып, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр көннәр — эшләми торган көннәр. Һәр төбәктә эпидемиологик вазгыять төрлечә үсеш ала», — диде Владимир Путин Министрлар Кабинеты белән киңәшмәдә.
Президент авыру дәрәҗәсе бик югары булган төбәкләргә аеруча игътибарлы булырга кушты. «Моннан чыгып, төбәк башлыкларына өстәмә чаралар күрү хокукы бирелә, 30 октябрьне көтмичә, иртәрәк, 23 октябрьдән дә кертү ярый. Ихтыяҗ булса, 7 ноябрьдән соң озайтырга була», — диде Президент.
 
Автор: Гөлнар Гарифуллина

Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/health/20-10-2021/vladimir-putin-30-oktyabrd-n-7-noyabrg-kad-r-eshl-mi-torgan-k-nn-r-itep-ig-lan-itel-5841494

Комментарийлар